Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әгәр дә милли телдә югары белем юк икән, ул милләт кимсетелгән яки башкаларга караганда авыррак хәлдә була" - Искәндәр Гыйләҗев (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Президент Рөстәм Миңнеханов юлламасында искәртеп үтелгән милли педагогика институтына карата фикерен белдерде. Шулай ук ул татар телен укыту ни өчен тиешле нәтиҗәне бирмәве, БДИ, татар әдәбияты турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

"Милли телдә югары белем булмаса, милләт кимсетелә"

- Искәндәр Аязович, сез ничек уйлыйсыз, югары белемле булу нәрсә бирә? Югары белеме булмаган халыклар нәрсә югалта? - Гомумән алганда, халыкның милли рухы, милли үзаңы, милли максаты, үз-үзенә хөрмәте бары тик белемнең тулы булуы белән билгеләнә, дип әйтер идем. Ягъни, балалар бакчасында милли тәрбия бирергә, башлангыч мәктәптә һәм югары белем биргәндә бу процессны дәвам итәргә кирәк. Бу цикллар, баскычлар булганда гына, без нормаль, сәламәт, рухи яктан милли җәмгыять күрә алабыз. Әгәр дә милли телдә югары белем юк икән, ул милләт кимсетелгән яки башкаларга караганда авыррак хәлдә була. Шуңа күрә, минем уйлавымча, хәтта хәзерге шартларда да, без бу максатны куеп, аңа ирешергә омтылырга тиешбез. Шул очракта гына без үзебез белән горурлана алабыз, алга оптимизм белән карый алабыз дип саныйм мин. Милли югары белем ул беркемгә дә каршы кую дигән сүз түгел. Бу бары тик, үз телеңне хөрмәт итеп, үз мәдәниятеңне, үзаңыңны үстереп, милләткә хезмәт итү. Бу мәсьәләгә мин бик җитди карыйм.

"Милли тәрбия гаиләдә башлана"

- Телне саклап калу гаиләдә дип әйтәләр. Бу очракта мәктәп, югары белем нинди роль уйный? - Әлбәттә, телне гаиләдә сакларга кирәк. Әмма моңа бары тик гаилә генә җаваплы дигән сүз түгел. Гаилә космоста яисә ниндидер утрауда яшәми бит. Ул җәмгыятьтә яши. Җәмгыятьтәге бөтен булган агымнарны, булган тенденцияләрне бик яхшы аңлый һәм җәмгыять кая барганын күрә. Шуңа күрә монда бары тик гаилә генә җаваплы дип кайтарып калдырырга кирәкми. Әлбәттә, бөтен нәрсә гаиләдән, ата-ана җаваплылыгыннан башланырга тиеш. Мәсәлән, мин үзем шәхсән шулай эшлим, яисә минем туганнарым, якын дусларым шулай эшли. Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана.

"Һәр кешегә дә югары белем кирәк түгел"

Бөтен кеше югары белемле булырга тиеш түгел. Соңгы вакытта шундый бер тенденция башланып китте: бөтен кеше университетка керергә, югары белемле булырга тырыша. Ата-аналар да шуңа омтыла. Һәр кеше үзенчәлекле икәнен онытмыйк. Шәхеснең үзенә генә хас сәләтләре була. Кемдер техник, гамәли эшләр генә башкара ала. Андыйларга югары белем кирәк тә түгел, мәсәлән. Алар, училище яки махсус урта белем бирә торган уку йортын тәмамлап, тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файда китерә ала һәм үзе дә шул эштән ләззәт таба ала. Бу абсолют. Мәсәлән, Европада балаларны башлангыч мәктәптән соң махсус төрле юнәлешләрдәге урта мәктәпләргә бүләләр. Алар бөтенесе дә башлангыч мәктәпләрдә укый һәм шушы дүрт ел эчендә бала үзенең сәләтен күрсәтә. Шуннан чыгып, киләчәктә ул үзен нинди юнәлештә ачып җибәрә ала икәнен билгелиләр. Кемдер интеллектуаль яктан бик югары дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә, кемдер кул белән нәрсәдер башкара ала, кемнеңдер сәләте юк, бу бит табигать. Аны, әлбәттә, барысын да матур итеп оештырырга кирәк. Германиядә шулай эшләнгән, мәсәлән. Дүрт ел укыды бала, аннан интеллектуаль өлгерлеген күрсәтсә гимназиягә бара, бары тик гимназиядән соң гына ул югары уку йортына керә ала. Гомум мәктәп дип аталган мәктәп бар. Гомум мәктәптән соң син инде югары уку йортына керә алмыйсың. Бу кешене кимсетү дигән сүз түгел, бары тик аның табигатеннән, аның белеменнән, аның сәләтеннән килеп чыккан ситуация генә. Ул кешеләр барыбер ниндидер урын таба, алар гамәли эшләр башкара, барыбер югалып калмый, шунысы әһәмиятле.

"Югары белем - ул югары дәрәҗәдеге вазифа"

Бездә югары белем кирәк дип, бөтен кеше баласын университетка бирергә омтыла. Ул алай булырга тиеш түгел. Югары белем - ул милләт, халык, җәмгыять өчен бик югары дәрәҗәдеге вазифа һәм бурыч. Югары белемле кешеләр дәүләтнең, милләтнең, халыкның интеллектуаль, фән, икътисади үсеш, иҗтимагый үсеш ягыннан прогрессын үз кулына ала. Димәк монда, русча әйтсәк, “штучный товар” булырга тиеш. Югары белемнең функциясе - сәләтле, булдыклы һәм яраклы кешеләрне сайлап алып, милләтне  алга алып барырга. Безнең хәзерге көндә, бик яхшы университетларыбыз бар, Казан университеты мәсәлән, Мәскәү университеты, Санкт-Петербург университеты. Алар Россия тормышында гаҗәеп зур урын алып тора. Анда бөтен теләгән кешене кабул итү бик үк дөрес булмас иде.

"Татар телен укытырга мотивация юк"

- Югары белемне татар телендә бирү буенча эш башланган иде. Хәзер андый югары уку йорты берәү генә калды. Сез ничек уйлыйсыз, бу ни сәбәпле шулай? - Монда иң гадие шул: бездә мотивация юк. Кешене татар телендә югары белем алу кызыктырырга тиеш. Кая алып бара ул аны? Шушы сорауга безнең җавабыбыз юк. Икетеллелек мәсьәләсендә, минемчә, бер яклы гына фикер йөрттек. Икетеллелек безнең ике дәүләт теле һәм бөтен кеше дә шушы ике телне белергә тиеш, дип әйттек тә шуның белән тынычландык шикелле. Бу безнең уртак хатабыз, минемчә. Монда һичшиксез мотивация турында уйларга тиеш идек. Ул уйланылмады, кызганычка каршы. Чын мәгънәсендә максат, киләчәк турында уйлану, перспектива кирәк дип бөтен кеше сөйли, ләкин реаль тормышта ул нәрсә әле дә юк, сүз булып калды. Кеше югары уку йортына бара. Ул анда татарча белем ала, мәсәлән, авыл хуҗалагы өлкәсендә, химия өлкәсендә, төзелеш өлкәсендә. Ә киләчәктә ул бу белемне файдалана аламы? Әлбәттә, без телебезнең дәрәҗәсен үстерәбез дип, тырыштык. Югары уку йортларында татар телен керттек, шактый фидакарь кешеләр бу өлкәдә, минемчә, бик тырышып эшләде һәм хәзер дә эшли. Аларга бик зур рәхмәт. Бу - чын мәгънәсендә милләтне кайгыртучы кешеләр. Ләкин киләчәктә ул белемне файдаланып буламы юкмы, анысы барыбер ачык калды. Әлбәттә гуманитар юнәлешләрдә укучылар өчен хәл аңлаешлырак – фән, мәктәп, театр, радио, телевидение, газета-журналлар бар...

"Татар телен дә дәүләт теле дип игълан итик тә, шушыңа ияреп, ике телне өйрәнәчәкләр дип уйладык"

Без бу өлкәдә, кызганычка каршы, нигезсез эшләдек, ягъни, нигезне әзерләмичә эшләдек. Мәсәлән, икетеллелек, билингвизм мәсьәләсе ул бик күп илләр өчен актуаль. Бик күп илләрдә бар безнекенә ошаган ситуация. Бездә ныклап бу тәҗрибә өйрәнелдеме? Күп телле дәүләтләр бар. Швейцария, Бельгия, Уэльс, Канада мисаллары бар. Минем иң яраткан мисалым - Италиянең Көньяк Тироль провинциясе. Минем анда булганым бар, шуңа күрә мин аны азрак кына аңлата алам. Анда 60 % тан артык кеше – немец, якынча 35 % итальяннар һәм 4-5%  ладин дигән кечкенә, аз санлы халык. Онытмыйк - Италия федератив дәүләт түгел, ул унитар! Шулай да аларда икетеллелек турында бөтен законнар кабул ителгән. Бернинди дәүләт теле турында түгел, ә икетеллелек турында. Икетеллелекне тормышка ашыру өчен бөтен критерийлар эшләнелгән. Нинди эшкә алынганда да, кеше ике телне белергә тиеш. Аларда чын мәгънәдә икетеллелек хөкем сөрә. Әлбәттә Татарстаннны Көньяк Тироль турыдан-туры чагышытыру шактый шартлы, хәтта бәхәсле, шулай да аларның реаль тәҗрибәләре бар бит! Бездә шушындый тәҗрибәләр, матур тәҗрибәләр, кызганычка каршы, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәде. Без күп нәрсәне тиз генә эшлибез. Татар телен дә дәүләт теле дип игълан итик тә, шушыңа ияреп, ике телне өйрәнәчәкләр дип уйладык. Безнең халык прагматик. Безнең кеше ике аягы белән дә җирдә басып тора, һавада, болыт арасында хыялланып, очып йөрми. Кеше ике телне беләм дә, кая барам дип уйлый башлый. Мәсәлән, химия өлкәсендә кая бара, кайда файдалана? Ул университет яки институттан соң эшкә килә. Аңа татар теле кирәк буламы бу өлкәдә юкмы? Шуңа күрә мәсәләнең бөтен тармакларын, бөтен юнәлешләрен, һичшиксез, уйларга кирәк дип саныйм мин. Кызганычка каршы, бу бик әйбәт эшләнмәде.

"Ике телне белсәң, эш, үсеш перспективасы булырга тиеш"

- Мотивация нәрсә була ала, гомумән була аламы соң ул? - Яхшы сорау. Матди мотивация булырга мөмкин. Ике телне белсәң, эш, үсеш перспективасы булырга тиеш. Шул ук Италиядә, мәсәлән, хәтта идән юуучыга да икетеллелек тәлап итеп куелган. Ләкин аның дәрәҗәсе башкачарак. Чиновник югары дәрәҗәдәге дәүләт функцияләрен үти икән, аның белем дәрәҗәсе яхшырак булырга тиеш. Бөтенесе шундый төгәл билгеләнгән аларның. Димәк, ике телне камил беләсең, карьера перспективалары ачыграк күренә башлый. Нишләп ул унитар дәүләттә мөмкин, ә федератив дәүләттә мөмкин түгел? Димәк, тәҗрибәгә таянып, законны бозмыйча, матур гына итеп, тыныч кына икетеллелекне тормышка ашыра алыр хәлдә.

"Милли университет проекты онытылды"

- Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында милли институт кирәклеге турында белдерде. Сез бу уку йорты нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аны ничек күзаллыйсыз? - Безнең матбугатта соңгы вакытта бу темага чыгышлар булды. Фәндәс Сафиуллин – безнең мөхтәрәм сәясәтчебез, моннан инде егерме еллар элек бик күп язды һәм заманында милли университет ачу өчен бик актив көрәш алып барды. Аның хәтта проекты да бар иде. Аның төрле юнәлешләре, тармаклары хәл ителгән иде инде. Хәтта 1990 еллар башында Казан дәүләт университетының ректоры шушы милли университетның нигезләрен Казан дәүләт университеты кысаларында башлап җибәрергә дип үзенең тәкъдимен дә ясаган иде. Шул ук вакытта милли университет төзелде дигән игълан да булып алды. Ул төзелде дә шикелле. Кәгазьдә ниндидер структуралары да барлыкка килде. Ләкин ул чын мәгънәсендә профессиональ уку йорты булмады. Балалар бакчасында дәресләр дә уздырдылар, студентлар да җыйганнар иде, милли университет ачтык дип мактанып йөрүчеләр дә булды. Ләкин балалар бакчасында дәресләр уздыра торган нинди милли университет инде ул?! Мине дә чакырганнар иде анда, балалар бакчасында лекцияләр укыган булдым. Бу проект бәлки сүз өчен генә булгандыр. Кызганыч, ул профанация гына иде... Фәндәс Сафиуллин яклаган милли университет проекты бик яхшы һәм кызык иде. Фикер алышу бик актив булды, бик зур фикер ияләре бу мәсьәләдә үзләренең тәкъдимнәрен ясады – Дамир Исхаков , Юлай Шамилоглу фикерләре яңгыраган иде ул вакытта, кызык- җитди тәкъдимнәр ясалды. Тормышка ашарлык проект иде ул. Милли университет турында Дәүләт карары да бар иде. Ләкин сөйләштек, сөйләштек, шуннан соң бу эш әкренләп-әкренләп икенче планга күчте,  аннан бөтенләй онытылды.

"Милли педагогика институтын ачу мәсьәләсе - көн кадагында"

Соңгы дүрт-биш елны алсак, нәрсә килеп чыкты: яхшымы-начармы, авырлыклар беләнме, авырлыксызмы татар мәктәпләре эшләп килә. Кайбер өлкәләрдә һәм районнарыбызда хәлләр шактый катлаулы һәм мөшкел, кайберләрендә бар да яхшы - көчле татар мәктәпләре бар. Хәзер зур проблема туа: бу татар мәктәпләре яшәсә, киләчәктә аларда милли телдә, татар телендә фәннәрне кем укыта? Сүз татар теле һәм әдәбияты укытучылары турында гына бармый, физика, география, биология фәннәрен кем татарча укытачак? Хәзер эшли торган укытучылар пенсиягә китәчәк. Ә кем килә алар урынына? Менә проблема. Хәзер институт бетерелгәч, бөтен татар теле укытучыларын Казан федераль университеты әзерли. Аларда ул әзерлек бара - татар теле һәм әдәбияты юнәлеше, Татаристика дип атала ул. Ул университетта эшли, нормаль үсә, минемчә. Тәҗрибәле укытучылар анда эш алып бара. Студентларны җыялар. Димәк, әле бу өлкәдә без белгечләрне әзерлибез. Башка юнәлешләр буенча ничек? Ә башка юнәлешләрдә кыенлыклар муеннан. Бүген милли педагогика институтын ачу һичшиксез көн кадагында тора торган мәсьәлә. Без шушы юнәлешләр турында уйланырга тиеш. Монда сүз милли университет турында түгел, ә милли педагогика уку йорты турында бара. Ул шушы татар мәктәбенә йөз тотарга, ориентация алырга, укытучылар әзерләргә тиеш. Ә киңрәк карасак бу мәсьәләгә? Педагогия институты ачылды ди, ул ачылса, без әле бары тик урта мәктәпләрнең ихтыяҗларын гына канәгатьләндерәбез булып чыга. Ә зур фән кайда бара? Фән үсеше өчен татар телле кадрлар ничегрәк әзерләнә? Бу - беренчесе.

"Милли педагогика институтын төзүне КФУдан башлап җибәрергә кирәк"

Икенчесе: әгәр дә без бу уку йортын төзү мәсьәләсен күтәрәбез икән, (минемчә, ул хәзер күтәрелде инде, чөнки Президент үзенең юлламасында ул турыда әйтте) аның конкрет ниндирәк юнәлештә үсә алу формаларын күрергә тиешбез. Шунда ук бер сорау туа. Аны без мөстәкыйль уку йорты итеп ачабызмы, әллә ул шул ук Казан федераль университеты кысаларында каламы? Әгәр дә мөстәкыйль уку йорты ачабыз икән, монда шактый зур сораулар, кыенлыклар туарга мөмкин. Аның статусы кем карамагында булачак? Безнең республика карамагында гына булачакмы, әллә федераль уку йорты булачакмы? Ул вакытта аның документациясе, юридик яктан раслануы, барысы да шактый авыр һәм башваткыч мәсьәлә. Әгәр дә без аны Казан университеты кысаларында ачабыз икән, бу икенче мәсьәлә. Монда кайбер нәрсәләр җиңелрәк хәл ителәчәк. Шул ук вакытта яңадан Казан университеты кысаларында ачсак, тагын да сораулар туарга мөмкин. Безгә мөстәкыйль уку йорты кирәк дип кайберәүләр әйтәчәк һәм яңадан Казан университетына ташланачаклар. Минемчә, башта Казан университетыннан башлап җибәрергә кирәк. Аның потенциалы бик зур. Ул бик зур эш алып бара. Анда булган кадрларга, тәҗрибәгә таянып була. Казан университетында педагогик яктан да, фән ягыннан да иң көчле кадрлар. Киләчәктә, бәлки, чыннан да, ул аякка басса, аны инде аның бөтен нечкәлекләрен аңлап, мөстәкыйль итеп булачак.

"Милли югары уку йорты модерн, алдынгы булырга тиеш"

Нинди генә булмасын безнең бу юл – Казан университеты кысаларандамы, мөстәкыйль уку йортымы, ашык-пошык, уйламыйча, фикер йөртмичә андый уку йортын ачарга ярамый. Русча әйтсәк, “среднестатистический пединститут” ачсак, кемгә кирәк ул? Әгәр ул институтка бары тик аптыраган кешеләр генә килсә, “Мин русча начар сөйләшәм, әйдә биш елга Казанга пединститутка килим әле. Юк, мәктәпкә барасым килми! Биш ел укыйм, аннан соң күз күрер” дип фикер йөртүчеләр килсә, без моңа күз йомсак, кирәк тә түгел андый уку йорты. Ул уку йорты бөтен яктан заманча, модерн, алдынгы булырга тиеш. Аны тиз генә башлап җибәрү яки оештыру бик кыен. Безнең вакытыбыз да аз инде дөресен генә әйткәндә, ләкин барыбер бик яхшы әзерлек кирәк. Кадрлар, техник яктан тәэмин итү, бина мәсьәләсе - барысы да уйланылган булырга тиеш. Укытучылар монда чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдәге профессионаллар булырга тиеш. Аларга кеше сокланып карарга тиеш. Бары шул вакытта без татар теленә дә мөнәсәбәтне җәмгыятьтә уңай якка үзгәртә алачакбыз.

"Без татар дөньясында гына йомылып ятарга тиеш түгел"

- Безнең шундый югары белемле педагоглар әзерләрлек укытучылар бармы? - Кая киткән соң алар? Алар кайчандыр бар иде, димәк, хәзер дә бар. Минемчә, хәзер хәтта урта буында да таба алабыз андый остазларны. Алар, мәсәлән, шул ук, авыл хуҗалыгы институтында, КНИТУ-КХТИда, төзелеш-архитектура академиясендә шушы юнәлештә тәҗрибә туплаган татар җанлы укытучылар бар. Казан университетын әйтеп тә торасы түгел инде. Димәк, аларны туплап була. Алар алдына тагын да максат куеп була. Монда без Мәскәү, Петербургтан кадрлар турында да сөйләшә алабыз. Рус телле кадрлар да безгә ярдәм күрсәтә ала. Без алар белән матур итеп эш алып барсак, минемчә, монда, чит ил тәҗрибәсен өйрәнеп, укытыр өчен, чит ил кешеләрен дә чакырып була. Без бары тик татар дөньясында гына, татар телендә генә йомылып ятарга тиеш түгел. Әйткәнемчә, физика укытучысын югары уку йортында тәрбиялибез икән, ул кеше яхшы дәрәҗәдә физиканы, татар телен, инглиз телен, физикага якын булган башка фәннәрне белергә тиеш, димәк, ул мәдәниятне дә белергә тиеш. Мин күптән түгел бер интервьюда әйттем: татар телле укытучы бриллиант булса гына, максатка ирешә алабыз. - Безнең потенциал бармы соң? - Потенциал юк дип, кул кушырып утырып булмый. Эш башланып китсен, карарбыз, кешеләрне чакырырбыз, сөйләшербез. Бу эшне бит мин оештырмыйм. Минем уйлавымча, шушы схема, шушы вектор буенча гына эш алып бара алабыз. - Тулысынча мәгариф өлкәсенә карый торган сорау булмаса да, шушындый хәлне күзәтергә була: кайсыдыр галим вафатыннан соң аңа алмашка шәкертләре булмый. Ни сәбәпле мондый хәл күзәтелә? - Монда гомум тенденция бар. Бу татарда гына очрый торган хәл түгел, бөтен җирдә дә шулай ул. Мин гуманитар фәннәр турында әйтәм. Җәмгыятьтә фәнгә караш үзгәрде – кызганыч, тискәре якка, хәзер прагматик караш хөкем сөрә. Кешене акча табу борчый... Галимнең үз гаебе да бар – ул киләчәк турында аз уйлаган, шәкертләргә тиешле игътибар күрсәтмәгән... Бар андый күренешеләр...

"БДИ белән куркытып, мәктәп балаларны боза"

БДИ белән куркытып, мәктәп балаларны боза. Соңгы ике елында бала мәктәптә бары тик БДИ тапшырырга, ягъни, башкача әйткәндә, маймыл шикелле кнопкага басарга өйрәнә. Аның интеллекты үсми. Бу абсолют күпчелеккә карый. Ә нәкъ менә шушы вакытта мөстәкыйль фикер йөртү, анализ, бәхәсләшүгә өйрәтергә кирәк баланы, ә ул “дрессировка” белән мәшгуль…

"БДИ - коточкыч зур хата"

Хәзерге формада БДИ - коточкыч зур хата. Аны башкача оештырып булыр иде. Бу бүгенге көндә мәктәпне, гомуми белемне үтерә торган бер күренеш. Бу минем караш. Икенче нәрсә - технология үсеше. Балаларны интернет һәм хәзерге технологияләр боза. Мин карыйм: алар институтка, университетка килә, лекциядә утыра, әмма смартфонына, планшетына текәлгән. Алар үзенең аңына, фикер йөртүенә, белеменә таянмый, ә шушы техникага гына таянып эш итәргә өйрәнгән, кызганычка каршы. Бу тенденция, бер яктан, әйбәт ул. Заманча технологияләр булгач, бик тиз генә мәгълүмат табарга мөмкин. Шул ук вакытта бу очракта кеше уйларга өйрәнми. Смартфонны сүндереп, интернет юкка чыкса, бала белән нәрсә була? Ул үзен кая куярга белмәячәк! Бу бәйләнү үзеңнең эчке белемеңне, эчке фикер йөртүеңне югалту белән бер. Бу яңа технологиянең, кызганычка каршы, зур тискәре нәтиҗәсе.

"Фәндә эшләргә кирәк, шунлыктан яшьләр фәнгә омтылмый"

Хәзер сезнең сорауга җавап: бу тенденция бөтен халыкларга, бөтен дәүләтләргә хас - татарына да, русына да, башкасына да. Шуңа күрә яшьләр фәнгә шушы технологик җиңеллек аркасында артык омтылмый, чөнки фәндә эшләргә кирәк. Әйе, генийлар, бөек талантлар бар. Алар, әлбәттә, үз юлларын таба. Ләкин фәнне генийлар гына алып бармый. Фәнне гади фәнни хезмәткәрләр дә алып бара. Алар экспериментлар куя, бихисап “вак” эшләр башкара. Фәндә уңышка ирешер өчен җигелеп эшләргә кирәк. Гуманитар өлкәдә шулай моннан тыш зур түземлек тә сорала.... Мәсәлән, доктор, профессор булыр өчен, фән өлкәсендә 15-20 ел армый-талмый эшләргә кирәк. Акчасы артык юк инде һәм шуңа: “Мин нәрсәгә бу фән өлкәсенә барыйм, кайчан нормаль хезмәт хакы ала башлыйм, кайчан мин чит илгә йөри башлыйм” дип уйлый башлый яшь кеше... Яшьләргә акчасы да, дәрәҗәле урыны да хәзер һәм бүген кирәк. Шуңа күрә алар күп очракларда гамәли, практик юнәлешләрне сайлый. Ә фән өлкәсе ничектер читтә кала. Бу мәсьәлә безнең өчен, бөтен ил өчен бик актуаль. Аны хәл итү, минемчә, бик авыр. Татар тарихын өйрәнү минем өчен якын. Аны өйрәнү өчен, күпме тырышлык таләп ителә: гарәп язуын, кулъязмаларны, иске газета-журналларны укый белергә, архив-китапханәдә күпме вакыт уздырырга кирәк! Ә яшьләргә түземлек җитми... Алар смартфонны ачып, бөтен нәрсәне табарга күнеккән. Ә мин архивта утырам, кайвакыт атналар буе. Шундый хәлләр булганы бар: рәттән карап барасың кайбер чыганакларны, эзлисең ниндидер мәгълүматны, сиңа кирәк нәрсә юк, таба алмыйсың. Ләкин барыбер эзләп утырасың, шул эзләнүдән ләззәт табасың!

"Хәзерге буын укырга яратмый, ярты аудитория - смартфонга, ярты аудитория тәрәзәгә карап утыра"

Татар теленең нечкәлекләрен фәнни яктан өйрәнү өчен, нинди тырышлык кирәк, күпме укырга кирәк. Хәзерге буын укымый шул, укырга яратмый. Хәзерге буын смартфонга карарга ярата. Шуңа күрә бу мәсьәлә шулай ук, гомумтенденция, гомумфаҗига дип әйтер идем. Интеллектуаль яктан безнең яшь буын бик нык саекты. Әле күптән түгел генә Фейсбукта бик кызык бер чагыштыру булды. Моннан 20-30 ел элек математикадан булган имтихан сораулары һәм хәзерге көн сораулары. Шул ук мәктәпне тәмамлаган балалар өчен бирелгән сораулар. Аерма җир белән күк арасындагы шикелле. Моннан 30 ел элек формулалар, биремнәр, катлаулы, “х” лар, “у” лар белән тигезләмәләр. Ә хәзер дүрт җавап арасында дөресен тап, километр белсән нәрсә үлчәнә, бу озынлык ничә метр була кебек гади сораулар. Безнең вакытта андый сорауга дүртенче класс баласы җавап бирә алыр иде. Өлкән буын шулай буладыр инде, яшь буынны сүгә. Балалар гаепле түгел, ул аларның фаҗигасе дип тә әйтер идем хәтта. Беренче тапкыр университетка дәресләр бирергә мин 1983 елда килдем. Ул вакытта мин беренче курс студентларына керә идем. Аларның гуманитар яктан нигезләре шундый көчле иде. Алар тарихны, географияне беләләр иде, янып торалар иде. Аларга сорау бирсәң, шундук бәхәс куба иде. Кайбер нәрсәләрне аңлатып та торасы түгел иде, чөнки алар гади нәрсәләрнең бөтенесен белә иде. Алар белән эшләү бик җаваплы иде, бер яктан, бик авыр булса, икенче яктан, бик җиңел һәм бик кызык иде. Хәзер лекцияләрдә ярты аудитория - смартфонга, ярты аудитория тәрәзәгә карап утыра. Ә күбесенең күзендә белем нуры күренми... Сорау бирсәң, реакция юк, чөнки алар бернәрсә белми, алар БДИ тапшырганда кнопкага басарга өйрәнгән! “Сез мәктәптә соңгы ике елыгызда нәрсә белән шөгыльләндегез?” - дип сорыйм, алар әйтә: “БДИга әзерләндек”. “Бу елга кайда, бу шәһәр кайда?” дип сорыйм -  белмиләр. Әле кичә генә университетның 1 курсы студентларыннан “Сез Идел-Болгар дәүләте турында нәрсә беләсез?”дип сорадым. Нормаль кеше, ичмасам, ниндидер фикерләр әйтер иде. Берсе "Болгар шәһәре бар”, диде. Шуның белән бетте. Зур аудиториядә башка беркем бернәрсә әйтә алмады. Бу шушы гомумәзерлекнең нәтиҗәсе. Интеллектуаль яктан бу буынның нинди икәнен күрсәтә торган бер мизгел. Кызганычка каршы, хәзерге буын шундый, аның белән эш итү дә авыр.

"Мәктәп программасын үзгәртергә, БДИны чыгарып атарга кирәк"

- Алар белән нишләргә була? - Сез миннән рецепт сорыйсыз, мин төгәл рецептны бу очракта бирә алмыйм. Мәктәп программасын үзгәртергә, БДИны чыгарып атарга кирәктер. Мин хәзер мәктәп программаларын чагыштырып карыйм. Безнең вакытта бөтен фәннәргә дә вакыт җитә иде. Мин Совет чорында мәктәптә укыган кеше булсам да, математикадан, химиядән, биологиядән күп нәрсәне хәтерлим. Димәк, күпкырлы белем бирү мөмкин булган!

"Совет урта белем системасына яңадан кире кайтырга кирәк"

Нигә без монда яңадан велосипед уйлап табарга тырышабыз? Минем тәкъдимем шул гына: без совет урта белем системасына яңадан кире кайтырга тиеш. Аның бөтен табышларын, казанышларын кире кайтарырыга мөмкин. Ул вакыттагы мәктәптән бары тик идеологияне генә алып атарга, шуның белән совет системасын калдырырга кирәк иде. Безнең вакытта, 1970 елларда, төпле белем бирелә иде, рус мәктәпләрендә дә, татар мәктәпләрендә дә. Нинди алтын балалар тәрбияләнә иде.  Хәзер урта мәктәп андый белем бирми. Минем уйлавымча, совет системасының тәҗрибәсе юкка гына онытылган.

"Татар телен укытуда татарның ямьсез сыйфаты роль уйнады"

- Соңгы араларда иң популяр сорауларның берсе - ничек итеп рус телле балаларда кызыксыну уятырга? Башка төрле методика кирәк диләр. Методика булса да, ниндидер мотивациясез ирешеп булмыйдыр? - Яңадан шул мотивация мәсьәләсе инде. Заманында мин Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында декан булып эшләдем. Татар факультетына укырга рус балалары килә иде. Дистәләгән кеше килде дип, әйтә алмыйм инде, әлбәттә, ләкин ел саен диярлек ике-өч рус баласы килә иде. Саф, чын рус гаиләләрендә туып үскән һәм русча сөйләшкән балалар. Бер кызны искә төшердем, исемен генә кызганычка каршы онытканмын, Балык Бистәсе районыннан иде бугай ул. Әтисе белән укырга керергә килгән. Мин әйтәм: “Бик әйбәт, имтиханнарны тапшырасың да укырга керәсең". Мин шуннан соң кызыксынып киттем: “Әти-әниең татарча беләме?” дим. “Юк, белмиләр”, ди, “Алайса син ни өчен татар факультетына керергә булдың?” дип сорыйм. “Минем укытучым бик әйбәт иде, ул миндә кызыксыну уятты, кызыгып киттем, татар теле миңа ошый” ди. “Ярар, бик яхшы, керерсең, укырсың” дим. Керде, укыды, матур гына тәмамлап китте ул безнең факультетыбызны. Бу балага тагын бер сорау бирәм: “Синең абый-апаларың, бертуганнарың бармы?” “Энем бар”, ди. Без бу бала белән татарча сөйләшәбез бит инде. Шуннан әйтәм: “Энең татарча беләме соң?” дим. “Юк каян белсен, ул “типичный” рус малае” ди. Гениаль җавап! Шунда көлеп җибәрдем мин. Бу чынлап булган хәл. Укытучы – бу бер. 60-70 % уңыш укытучы шәхесенә бәйле. Укытучы үзе артыннан ияртеп бара алса, татар теленең матурлыгын мавыктыргыч формада, баланы кызыктырырлык итеп, күрсәтә алса, максатка ирешеп булачак. Икенчесе – методика. Егерме ел сөйлибез инде методика дип. Монда татар халкының бер ямьсезрәк сыйфаты үзенең тискәре ролен уйнады. Татар халкы кеше тыңларга яратмый, кеше фикерен кайвакытта санга сукмый. Көнләшергә ярата һәм бу сыйфатлар үзләренең тискәре рольләрен уйнады. Дәреслекләрнең авторлары башка кешене бу эшкә кертергә теләмәде. Монополия килеп чыкты. Безнең өлкән, зур тел белгечләреннән шундый сүзләр ишетергә туры килде: “Минем дәреслек бар бит, нишләп әле ул дәреслек язып утыра”. Бу эшмени инде. Мин бөек, калганнар бөек түгел, мин яздым, башка кеше язарга тиеш түгел, татарда мин-минлек бар, шулай итеп, бу нәрсә коточкыч зыян китерде. Методика ул бик үзгәрүчән нәрсә. Бу өлкәдә бик нык эзләнергә кирәк, бик күп нәрсәләрне өйрәнергә, чагыштырып карарга, башка тәҗрибәләрне үзләштерергә.

Татар теле методикасы турында: "Без һаман шәһәр балаларына дәреслекләрдә җир сөрү турында сөйлибез"

Яңадан әйтәм: тел өйрәнү башка илләрдә дә бар, башка тел өйрәтү методикалары бар. Ә без һаман шәһәр балаларына дәреслекләрдә җир сөрү турында сөйләдек – монысын бераз күпертебрәк әйтәм инде... Ул аларга кызык түгел, алар аны белми. Татарча начар белгән балаларга катлаулы максатлар куйдык. Методика ул русча әйтсәк "гибкий" булырга тиеш. Бездә андый нәрсә күренмәде, кызганычка каршы. Мәктәптә кемнәр укый яки татар телен кемнәр өйрәнә икәнен исәпкә алырга кирәк. Рус балалары – бу бер категория, мәсәлән, рус телле татарлар - икенче категория. Алар татар телен белмәсә дә, аларның барыбер аермалары бар. Татарча начар белә торган татарлар - бу да аерым категория. Аннан татарча яхшы белә торган татарлар. Татар телен өйрәнүче шәһәр балалары, татар телен өйрәнүче авыл балалары, Татарстанда туганнар, Татарстанда тумаган кешеләр бар. Боларны барысын да категориягә бүләргә мөмкин иде. Категорияләр төрле булганлыктан методика да төрле булырга тиеш. Бу бик катлаулы эш икәнен мин бик яхшы аңлыйм. Мин үзем тел белгече түгел, ләкин, минемчә, безнең тел белгечләре бу юнәлештә моннан 30 ел элек, 1990 еллар башыннан ук, әйтелгәннәрне истш тотып эш алып барырга тиеш иделәр.

"Ике телне дәүләт теле итеп игълан иттек тә, тынычландык"

Соңгы вакытта мин күрәм: ниндидер уңай үзгәрешләр бар, интернетта да шундый хәбәрләр тарала башлады. Методика безне шулай бик нык артка тартты. Өченче нәрсә – максат. Мин аны һаман кабатлыйм: ике телне дәүләт теле итеп игълан иттек тә тынычландык. Мин азрак кына арттырып та җибәрәм инде. Нәтиҗәдә без нәрсәгә ирешергә теләдек? Идеалда Татарстанда бөтен халык камил дәрәҗәдә татарча да, русча да сөйләшергә тиеш иде. Кирәк икән ул татарча сөйли, кирәк икән русча сөйли. Җыелышта кемдер русча чыгыш ясый, кемдер татарча чыгыш ясый һәм бөтен кеше аны аңлый – бу идеал. Бу коммунизм шикелле идеал. Андый максат куярга мөмкин, әлбәттә, ләкин аңа ирешеп булмый, чөнки без аерым дәүләт түгел. Без конкрет максат куярга тиеш идек. Рус телле балаларга татар телен өйрәтеп, без нинди максатка ирешә алабыз? Камил дәрәҗәдә аларга татар телен өйрәтеп бетереп булмый барыбер, ә максат куеп була. Без нәрсәгә ирешергә теләгәнебезне хәтта үз-үзебезгә дә аңлата алмадык шикелле.

"Татар әдәбияты турында: Татарда укырга яраклы романнар бар"

- Күптән түгел бездә бер бәхәс булып алган иде. Галим Илшат Сәетовсоңгы елларда язылган, укырга яраклы татарча романнар юк дип белдергән иде. Сез моның белән килешәсезме? - Беркемгә дә реклама ясамыйм, ләкин бар. Әйтик, Айдар Хәлим, Зөлфәт Хәким, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов әсәрләре. Ничек кенә булмасын, безнең классик язучыларыбызның әсәрләре актуальлеген югалтмады. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен укысыннар. - Соңгы егерме елда язылган? - Мин аңладым. Классик әсәрләргә дә кире кайтырга кирәк дип саныйм. Бу реклама булып бармасын. Мин инде шактый озак яшәгән бу дөньяда, күп нәрсәләрне чагыштыра алам. 1960 еллар башында Советлар союзында әдәбиятка карата шундый бер “бум” иде - бөтен кеше ябырылып китап укый иде. Бу 1950 нче еллар ахырыннан Хрущев чорыннан башланды. Пүчтәк китапларның тиражлары 40-50 мең иде, классик әсәрләрнең тиражлары 100-150, 200, 300 мең иде, марксизм, ленинизм классикларының тиражлары миллионга җитә иде. Матур әдәбиятны кеше укый иде, җәмгыятьтә мода иде шундый. Ул вакытта Советлар Союзын дөньяда иң күп китап укучы ил дип әйтәләр иде һәм ул чыннан да шулай иде.

"Китапның дәрәҗәсе төште"

Әдәбият кешене ничек үзгәртә, кешене ул тәрбияли, кешене үстерә, бөтен яктан да. Кызганычка каршы, әкренләп-әкренләп бу тенденция сүнде, мин аның сәбәпләрен аңламыйм. Бәлки ул табигый күренештер, бәлки ул шул хәзерге технологик үзгәрешләр белән бәйледер. Китапның дәрәҗәсе төште. Мин темадан читкә дә китәм инде. Заманында студент чакта безнең остазыбыз Миркасыйм Госманов белән без бик күп экспедицияләрдә йөрдек. Без бик күп төбәкләрдә, татар авылларында булдык. Анда без һәрбер йортка диярлек иске китаплар эзләп кереп чыга идек.

"Татарда белемгә омтылыш - геннарда"

Мине бүгенге көнгә кадәр гаҗәпләндергән бер күренеш – һәрбер татар йортында гарәп язулы китап бар иде. Бу 1970 еллар. Алар үзләре укымаса да, нәрсә икәнен белмәсә дә, барыбер бер китап, ике китап сакланып калган. Кайчандыр аларда китап күп булган. Димәк, татарда белемгә омтылыш, китапка ихтирам ул бик күптәнге күренеш һәм традиция. Ул безнең геннарда бар. Ләкин, дөнья куып, дөнья мәшәкатьләре белән, күрәсең, онытылган. Хәзер авылларда, шәһәрләрдә татары да, русы да китап укымый. Иң яхшы очракта беллетристика, детектив, ниндидер хатын-кыз романнары һәм шуның белән вәссәләм. Бу бик борчулы тенденция, чөнки халык үсми, матур әдәбиятсыз җәмгыять фәкыйрьләнә, күпне югалта.

"Татар әдәбияты исән"

Руста бар бит “общество потребителей” дигән төшенчә. Без, кызганычка каршы, соңгы 15-20 ел эчендә шушы "общество потребителей"га әйләнеп беттек. Күпме сүктек Американы, күпме сүктек Европаны, хәзер дә сүгәбез, ләкин интеллект ягыннан, әдәбиятка мөнәсәбәт ягыннан без шушы үзебез сүккән ил хәленә килдек. Хәзерге язучыларны күпчелек белми. 1970 елларда мәктәптә укыган чакта, “О! Вознесенский, О! Евтушенко, О! Рождественский, О! Булат Окуджава, О! Әмирхан Еники, О! Мирсәй Әмир, О! Муса Җәлил” дип әйтә идек, язучыларны белә идек. Хәзер сора студентлардан, хәзерге заман рус язучыларыннан кемнәрне беләсез дип, 99% беркемне дә атый алмый. Хәзерге заман балаларыннан татар язучыларыннан кемнәрне беләсең дип сора - иң яхшы очракта берничәсе сиңа Тукайны һәм Муса Җәлилне атаячак. Әлбәттә, теләп укучылар да бар, ләкин бу киң күренеш түгел, кызганычка каршы. Минем уйлавымча, татар әдәбияты исән. Гәрчә хәзер буыннар алмашынды. ХХ йөзнең ахырында татар әдәбиятының шундый матур чоры булып алды. Бөек прозаикларыбыз, драматургларыбыз шул вакытта иҗат итте. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин – бу эпоха. Ул эпоха китте. Хәзер язучының хәле үзгәрде. Элек язучы дәрәҗәле кеше булган. Гонорарлар ала, аны Мәскәүдә тәрҗемә итәләр. Хәзерге көндә язучылык артык зур табыш бирми. Кешедә сәләт булса да, ул бу өлкәгә артык керергә теләми. Шулай да безнең шактый көчле язучылар бар. Мәсәлән, Марсель Галиев. Алда санаганнарга кушып аны да әйтер идем.

"Элвин Грей иҗаты - татар телен пропагандалау"

- Искәндәр Аязович, сезнең популяр эстрада җырчыларының берсенә карата фикерегезне белдергәнегез дә бар иде инде. Элвин Грей дигән җырчыга карашыгыз турында ачыклап китсәгез иде? - Кешене сүгү бик җиңел ул. Безнең татар җәмгыятендә полюслар барлыкка килде: кемдер Элвин Грейны күккә күтәреп мактый, кемдер хурлый, пычракка батыра. Беләсезме, мәдәният ул төрле булырга тиеш. Югары, интеллектуаль мәдәният барлык кеше өчен түгел. Дәрдмәндне дә бөтен кеше аңлап бетерми һәм ул нормаль күренеш. Андрей Вознесенский яки Борис Пастернакның шигырьләрен бөтен рус аңлап бетерми, русча камил белсә дә, бу нормаль күренеш. Нормаль, уртада торучы, киң әдәбият яки мәдәният бар. Кеше никадәр күп шушы мәдәниятне үзләштерегә тели, ул инде кешенең үзеннән тора. Бар “массовый” мәдәният. Алар бер-берсенә йогынты ясый һәм бер-берсе белән янәшә бара. Азмы-күпме һәрберсе милләтнең яки җәмгыятьнең үсешендә үз функциясен үти. Бары тик югары мәдәният була алмый, яки бары тик “массовый” мәдәният була алмый. Алар һәрберсе булырга тиеш. Шул вакытта гына табигый күренеш ул. Мин ерактан башладым инде. Мин моннан бер өч ел элек интернетта очраклы рәвештә Радик Юльякшин – Элвин Грейның кайбер клипларын карадым. Шулчак "менә бит, әллә ни катлаулы мелодияләр дә түгел, матур җәелеп киткән моңлы тавыш та түгел, ләкин егет үз урынын белеп, үз функциясен үти, молодец" дип уйладым. Ул бик күп кешегә ошый, нишләп без аны мактарга тиеш түгел? Ул татар эстрадасында һәм хәзерге татар музыкасында үз урынын тапкан. Бәлки миңа бөтен нәрсә ошап бетмидер, ләкин минемчә, ул кызык күренеш. Монда тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк: Чаллыда бар бит әле бер рус кызы Ирина Смелая, татарча акцент белән рэп сөйләде. Миңа бу стиль ошамый, ләкин интернетта кайвакыт карыйм. Бу Татарка дип йөри үзен, үзенең җырын сәхнәдә башкара, бөтен зал аңа кушылып татарча җырлый. Татарча нишләп алай булырга тиеш түгел әле? Элвин Грей Казанда нинди концертлар җыя! Анда татарлар гына бармый. Бу азмы-күпме татар телен, татар традициясен, татар мәдәниятен пропагандалау түгелме икән?! Рәхмәт әйтергә кирәк аңа, иҗат итсен рәхәтләнеп. Мин аны беркемгә каршы да куймыйм, беркем белән дә чагыштырмыйм. Үссен, яшәсен. Салаватның үз урыны, Элвин Грейның үз урыны. Аллага шөкер, алар бездә икесе дә бар.
 
Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан ИСХАКОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев