Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әдипләр, язучылар үзара аралашып, дустанә яшәргә тиеш"

 Мин – казахмын! Башкорт, татар дустым! – дип, яшьтәшләрен сәламләде Башкортстанда яшәп, казах, башкорт телләрендә иҗат итүче казах егете Ильяс Сагынбеков Актаныштагы шигъри дуслык бәйрәмендә. Башкортстанда танылып килүче шагыйрә Гөлнара Хәлфетдинова:”Актанышта беренче тапкыр үзем. Агыйделебез, Сөнебез уртак икән, күзләрегез нурлы, йөзегез якты,” – дип, Актаныш җиренә аяк баскач күңелендә туган хисләрен шигъри формада җиткерде. Олеся Ахмадрахимова “Без – тугандаш халыклар” шигырен тәүге кат  укыды. Таңчулпан Рәсүлнең иҗаты язмышын да үзгәрткән. Башкортстаннан Татарстанга шигъри бәйгегә килгәч, курайчы башкорт егете Айдар Байтимеров белән очрашып, бер-берсенә гашыйк булганнар. Кичәгә яшь гаилә бергәләп килгән. Айдар курайда Башкортстан гимнын уйнады – башкорт дусларыбыз чыгышларын зур бер горурлык белән, гимн уйнап, сәламләп башладылар.   Яшьләрне туган телнең бар  нечкәлекләренә төшендерү, әдәбиятка мәхәббәт уяту мәктәпләр каршында эшләү килүче иҗади берләшмәләрдә башлана, җирле матбугатта тәүге шигырьләре дөнья күрә. Узган гасырның 90 еллар ахырында мөхәрриятебездә каләм чарлаткан талантлы яшьләребез Ленар Шәех, Эльмира һәм Гөлнара Җәлилова, Лилия Гыйбадуллина - бүген инде әдәбиятыбызда үз сүзләрен әйткән иҗатчылар. Лилия кичәгә үзе кайтса, студент елларында Ленар белән Казан дәүләт университетында  “Тәрәзә” газетасын нәшер итүче Рифат Сәлах хөрмәтле кунагыбыз  иде. Актанышны, әкият иле, дип атады ул. Якташларыбыздан “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов та катнашып, тарихта безне – ике милләтне берләштерүче фактларга тукталды. “Казан утлары”ның бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев та Актанышыбызда үткән кичәләрдә даими катнаша, иҗаты, фикерләре белән танышып барабыз. Татарстан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең "Белем дөньясы" тапшыруы журналисты Рүзәл Әхмәдиев гуманитар-гимназия укучылары белән аралашып, үз үрнәгендә шигърияткә илһамландырып, сәхнәбездән иҗади кичәләр дә алып баручы кунагыбыз. “Чиләбе өлкәсенә баргач, Урал таулары, табигать, тарихи истәлекле урыннар белән танышып хозурландым. Эленмә такталар, аңлатмалар башкорт телендә”, - диде. Милли киемнән, калфактан килүче Гөлназ Газизова ике телдә дә иҗат итә икән. “Калеб.” Яңа дулкын” проекты финалчылары Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Гүзәл Закирова, Алсу Сәлахова шигырьләрен сәнгатьчә сөйләү, сәхнәдә үзеңне тоту һәм күрсәтүдә үк аерылып торалар. Күп төрле иҗади бәйгеләрнең җиңүчеләре һәммәсе дә. Шигырь иҗат итүдә, үз стилеңне булдыруда, сәхнә зәвыгына өйрәтүдә республикаларның танылган шәхесләреннән мастер-класслар алганлыклары күренеп тора яшьләрнең. Моның өчен ике республиканың язучылар берлеге дә максатчан эш алып бара. Актанышта узган шигъри кичәнең  проект авторлары Данил Салихов һәм аның урынбасары Рәмис Аймәт. Мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыклап, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәшит Зәйнуллин рәис Зәки Алибаевның сәламен тапшырды, тугандаш халыклар арасында әдәби бәйләнешне үстергәне өчен Башкортстан язучылар берлегенең иң югары бүләген – Мактау кәгазен Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка тапшырды. Актаныш җирлегендә ике республика халкының очрашып, тел, гореф-гадәт алмашып, тарихыбызны барлап, тәҗрибә уртаклашып иҗат итүе күркәм традициягә әйләнде. Шагыйрьләрне районыбыз, истәлекле тарихи урыннар, данлыклы кешеләре белән таныштыручы район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова: –       Актанышлар - җырга, моңга гашыйк халык. Җирлектә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрьләр белән дә горурланабыз. Актаныш һәр елны үзенчәлекле итеп үткәрә, тарихка кертә. Быел бездә кече Ватан елы. Туган ягыбызны,аның кешеләрен данлау елы. 2020 елда ТАССРның - 100 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Актанышның төзелүенә - 310, район оешуга да 90 ел. Аларны  да сезнең белән бергәләп каршыларбыз дип ышанабыз.  Дус-тату, матур яшәүдә салган күперебез нык булсын, - диде. “Актаныш таңнары” район газетасы каршында эшләп килүче “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем: –       Язучылар белән очрашуны һәрвакыт көтеп алабыз. Түбән Кама язучылары белән очрашкан идек яңа гына. Районда иҗатыбызга игътибар зур. “Агыйдел  дулкыннары” әгъзалары белән берлектә ветераннар советы “Районыбыз җәүһәрләре” дигән зур чара үткәрде. Мәшһүр якташларыбызның юбилейларын да Актанышта оештыралар - алар бик матур фикерләр калдыралар, иҗатлары белән таныштыралар. Берләшмәне 1957 елның 20 октябрендә район газетасы каршында  ул вакытта Актанышның Бурсык мәктәбендә директор булып эшләгән Суфиан Поварисов оештырып җибәргән. Аксакалларыбыз Әмирҗан Моталлапов, Йосыф Хуҗин аның эшен дәвам иттеләр. Берләшмәбезнең гимны да бар. Яркәйдә “Ләйсән берләшмәсендә булдык, үзләре дә  килде. Утырышларыбыз һәр айны  мөхәрриятнең бик матур залында үтә. Шагыйрьләребезне күрсәтергә, халыкка танытырга газета, радио, телевидение зур мөмкинлекләр тудыра. Иҗатыбыз белән танышырга килгез,” – дип, яшьләрне тәҗрибә уртаклашырга чакырды, уңышлар теләде, иҗатчылар исеменнән рәхмәтен белдерде. –       Әдәбиятнең чикләре юк. Әдипләр, язучылар үзара аралашып, дустанә яшәргә тиеш. Элек андый очрашулар күп була торган иде. Бер-беребез белән аралаштык. СССР язучылар берлегенә кергән һәр милләт язучыларының ял итә торган урыннары бар иде.  Фикер алыштык, бергәләр иҗат иттек. Үзгәртеп кору елларында араларыбыз бераз гына суынды. Шушыларны яңадан торгызырга кирәк, - дип, Татарстан язучылар берлегенең максатлары, яңалыклар  белән таныштырды якташыбыз Данил Салихов.  Күркәм яңалык - “Яңа татар шигърияте антологиясе” ике телдә Мәскәүдә нәшер ителде. Анда 22 шагыйрьнең әсәре тупланган. Проектның  авторы Данил Салихов яшьләргә киләчәктә дә уңышлар теләп, актанышлыларга кайнар сәламен дә, ихлас рәхмәтен дә җыр аша җиткерде.   Татар-башкорт дуслыгына, иҗади аралашуга Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән, Башкортстанда яшәп иҗат итүче Айдар Галимов җырлавы аша  халыкка танылган “Син минем җанымның яртысы” җыры (Оскар Усманов көе)  да бик матур дәлил. Шагыйрь башкаруында да бик  матур яңгырады яраткан җырыбыз. Яшьләрнең бүген әдәбиятка яңа агым булып килүләрен мәктәпләрдә туган телне – республикаларда татар һәм башкорт телләрен укыту белән бәйләде Рәмис Аймәт: –       1990 еллардан соңгы милли яңарыш, мәктәпләрдә татар телен укытуга булган игътибар бүген үзенең җимешләрен бирә – татар әдәбиятында үз сүзен әйтүче яшьләрнең иҗаты уйландыра да, сокландыра да. Милләт гаме белән янып яшәү, фәлсәфи тирәнлеккә омтылу, фикерне сурәт-символларга төреп бирә белү берләштерә аларны. Бүген Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлахов - шигърияттә үз юлларын тапкан авторлар. Аларда табигый талант та, амбиция дә, гыйсьянчылык  рухы да бар. Әлеге агымга Булат Ибраһимов, Айдар Җамал, Рүзәл Әхмәдиев кушылды. “Яшьлек – шигърият, картлык – проза”, - дисәләр дә, яшьләрдән Рөстәм Галиуллин, Айдар Зәкиев проза жанрында үз урыннарын тапты. Әлеге ышанычка Алмаз Мансуров белән Айгөл Абдрахманова да дәгъва белдерә. Ә  Илгиз Зәйниев - драматургияне яшьли үзенә буйсындыручы. Яшьләр иҗатын активлаштыруда, әдәбиятыбызны яңа аһәңнәр белән баетуда әдәби бәйгеләрнең роле биниһая зур. “Иделем акчарлагы”, “Илһам”, “Шигъри сабантуй” бәйгеләрендә җиңү яулаган авторлар әдәбиятыбызда үз сүзләрен әйтүче милләтпәрвәр шәхесләр. Уку йортларында, районнарда, чит төбәкләрдә эшләп килүче әдәби берләшмәләряшь язучыларны, шагыйрьләрне әзерләүдә, осталыкка өйрәтүдә зур эш башкаралар, - диде ул. Гамьле кичә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - райондашыбыз Робсон Мусин башкаруында Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган “Туган җиремә” (Зиннур Гыйбадуллин көе) вальсы белән тәмамланды. Дуслык вальсына башкорт егетләре – татар кызларын, татар егетләре башкорт кызларын чакырды.  
 Ләйсән ТИМЕРОВА (Актаныш)
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев