Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әдәбият - тормышыбызның көзгесе, ул чынбарлыкны яктырта" - Рөстәм Галиуллин (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

«Казан утлары» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. 31 яшьлек Рөстәм Галиуллин - басманың 95 еллык тарихындагы иң яшь баш мөхәррир. «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында баш мөхәррир журналның татар дөньясында тоткан урыны, кайсы яхшырак - басма журналмы, Интернет сәхифәме, әдәбиятка ничек яшьләрне китерергә һәм татар язучыларының ни өчен пессимистик рухта иҗат итүе турында сөйләде.

 «Казан утлары»ның йөзен саклап калу үзе үк зур идея

- Рөстәм, “Казан утлары» журналының татар әдәбиятындагы урынын ничек бәялисез? - Татар дөньясының милли символлары бар. «Казан утлары» -  халкыбызның йөзе, аның әдәби көзгесе булып торган журнал. Татарстан, татар дөньясында аның тоткан урыны бик зур. Без дөньяга төрле казанышларыбыз аркылы билгеле. Икътисади уңыш булсынмы, спорттагымы... Ә «Казан утлары» ул безнең әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең торышын билгели торган, әдәби тормышыбызга бәя бирә торган төп журналларның берсе. Ул үзенең борынгылыгы ягыннан да иң төп журнал. Традицияләрне саклап килгән төп басма. - Үзегез нинди идеяләр белән киләсез? Журналга яңалык кертү буенча нинди фикерләрегез бар? - Дөресен әйткәндә, бүгеге шартларда «Казан утлары» шикелле журналыбызның үз йөзен саклап калу - үзе үк зур идеяләрнең берсе инде. Мине коллективка тәкъдим иттеләр, Илфак абый (Илфак Ибраһимов, журналның элекке баш мөхәррире - ТИ) саубуллашты. Шунда ул ярты елга планнары белән уртаклашты. Журналның инде киләчәк ярты елга портфеле тулы. Әзер журнал калдырып китте дип тә әйтсәм була инде. Димәк, аның үзенең даими укучылары, күпсанлы авторлары бар, аның портфеле буш түгел. Чөнки «Казан утларында» чыгу ул һәр язучы өчен дә мәртәбәле санала.

Проектлар - татар әсәрләрен инглизчәгә тәрҗемә иттерү, Башкортстан язучылары белән элемтә

Ә инде проектларга килгәндә, алдан әйтүне мин өнәп бетермим. Шулай да күздә тоткан берничә әйбер бар. Ул заманчарак алымнар белән эш итүгә карый. Журналда, сайтта чыккан төп әсәрләрне, авторлар белән килешеп, инглиз теленә тәрҗемә иттерү  хыялым да бар. Бу - татар әдәбиятын дөнья аренасына чыгаруда да бер адым булыр иде. Әлеге эшне башкарып чыгуда ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бар. Әйткәнемчә, алдан әйтү әлегә иртәрәк. Журналда соңгы елларда уңышлы эшләп килгән проектларны, әйтик, төрле конкурслар уздыру, түгәрәк өстәлләр һ.б.ны дәвам итәргә иде.
Шулай ук чит төбәкләрдәге, регионнардагы татарларыбыз белән, аеруча Башкортстан белән эшләргә исәп бар. Беренче командировка да шунда, Дүртөйле ягына булачак. Чөнки алар безнең игътибардан читтәрәк калып киләләр шикелле. Югыйсә, анда безнең күпме татарыбыз яши!
«Казан утлары»нда Илфак абый эшләгәндә бик матур бер традициясе бар иде. Алар язучыга канат куеп, язучы белән: «Әйдәле, синең әсәр кирәк иде бит әле», - дип, матур итеп сөйләшәләр иде. Ул чыннан да каләм әһелләренә бик нык тәэсир итә. Язучы кеше үзенә игътибар таләп итә бит инде. «Идел»дә эшләгәннән дә моны хәтерлим. Башкортстанда Айдар Зәкиев дигән бик яхшы, талантлы яшь язучы-прозаик бар безнең. «Иделем акчарлагы»нда җиңүче булган иде, Гран-при алды. «Идел»гә эшкә килгәч, шуны исемә төшердем. «Айдар, синең бик яхшы хикәяләрең бар бит. Әйдәле, бер повесть яз әле», - дидем. Бу бик гаҗәпләнде инде: «Рөстәм, шулай минем әсәрләрем кирәкмени ул? Мин язу бөтенләй беркемгә кирәкми дип уйлый башлаган идем инде», - диде. Ул миңа тиз арада «Уен» дигән яшьләрчә әсәр язып бирде. Басылып чыкты, аны укучылар бик яраттылар. Шуннан соң хикәяләр бирә башлады. Язучыларның һәммәсе белән дә ныкты элемтәдә эшләү мөһим. Чөнки саллы язучылар игътибар таләп итә. Зөлфәт Хәким белән «Идел» дә шулай эшләгән идек. Шушы рухта эшне дәвам итәсем килә.
- Аеруча чит төбәкләрдә яшәүче язучылар белән эшләүне күз алдында тотасызмы? - Юк, аеруча чит төбәкләрдә дип әйтмим. Ләкин алар да нәүмиз булып калмасын иде. Элек-электән татар әдәбиятына күз салсак, бик күп талантлы язучыларыбыз чит төбәкләрдән – Тамбов, Саратов, Оренбургларны әйтик. Һади Такташлар, Муса Җәлилләр турында әйтәм инде, башкаларны.
Хәзер инде төбәкләрдән андый язучыларыбыз чыкмый да диярлек. Ә Башкортстанда безнең бик зур потенциал бар, аларны да читтә калдырмаска иде. Мин соңгы елларда Фәннәр академиясендә эшләдем. 8 томлык татар әдәбияты тарихын эшлибез. Аның 5 томлыгы чыкты, алдагы томнарда да без чит төбәктәге язучыларга зур игътибар биргән идек. Киң географиябезне яңадан яуларга кирәк әле.

«Рубин» уеннарына безнең тираждан да азрак кеше йөри»

- Кәгазь басмаларны яшьләр укымый, алар Интернетта, хәзер инде урта буын турында да шуны әйтеп була. Менә шул яктан караганда, басма журналның потенциалы бармы? - Бу - бәхәсле тема. Без шул ук алга киткән Японияне, Төркияне, Норвегия, Финляндияне карасак, басмаларның һаман да популяр булуын, әле дә зур урын тотуын беләбез. Шул ук вакытта күбебез электрон басмаларны укый. Алар бер-берсенә беркайчан да комачауламаячак. Бүген дә «Казан утлары»ның электрон сайтында укучылар шактый, алар артканнан арта бара. Димәк, аңа ихтыяҗ бик зур һәм бу - киләчәктәге зур перспективаларның берсе. Ләкин шул ук вакытта быелга 4 меңнән артык тираж бар. Бу кәгазь басмалар өчен начар сан түгел. Әгәр Россия күләмендә алсак, «Дружба народов» күптәннән бер­-ике мең инде. «Наш современник»та 90 нчы еллардагы 500 мең тираждан берничә меңгә калды. Күбесендә хәтта Россия күләмендә дә зур тиражлар түгел. 4 мең тираж дип әйтәбез дә без, гаиләдә 3-4 кеше булса, ул 12 мең була. Күрше-тирәләр укый, димәк, тагын берничә мәртәбәгә арта. Бу сорау ул һәрвакыт туып торачак.
Кәгазь басмалар кирәкме-юкмы дигәндә, андый сорауларны тормышыбызның һәр өлкәсенә карата да бирергә була. Әйтик, безнең Казанда чирәмдә хоккей уйный торган команда бар. Ләкин аңа кеше йөриме? Ул ел саен диярлек чемпион кала, шул вакытта гына аны белеп алабыз. Кеше йөрмәсә дә, тоталар бит ул команданы. Мәсәлән, «Рубин»ның күп кенә уеннарына 3 мең кеше йөри - безнең тираждан да азрак. Монда, димәк, кирәкме-кирәкмиме дип кенә карау ярамый. Әле мин аларны тоткан акчаларга кагылмадым да.
Спорт кешене үзенчә тәрбияли, әдәбиятның роле исә чагыштыргысыз зур. Бүгенге вәзгыятьтә, безнең телебез мәктәпләрдән кыскарган вакытта, хәзер балалар бакчалары да куркыныч алдында торганда, безгә шушы артка чигенүләрне каплау, алга бару юлларын эзләргә кирәк. Матбугатка игътибарны арттыру, аның ярдәмендә телебезне саклау төп юнәлешләребезнең берсе булырга тиеш. Матбугатка әле язылучы бар, альтернатив юллар бар. Димәк, шушы кәгазь басма үзенең актуальлеген һәрвакытта да саклаячак.

«Интернет сайт белән басма вариант бергә генә үсә ала»

- Сез Интернет версиясен дә, басманы да үстерү ягындамы? - Мин икесен дә үстерү ягында. Аларга аерым-аерым игътибар биреп булмый. Алар бер-берсен тулылаландыралар һәм бер-берсенә һич кенә дә комачауламыйлар. - Без язучыларыбызның әсәрләрен Интернеттан табып укый алмыйбыз. Бу нормаль күренешме? - Беренчедән, Татарстан китап нәшриятының сайты бар. Анда язучының рөхсәте белән һәр китап куелып барыла. Мәсәлән, мин рәхәтләнеп үземнең әсәрләремне Интернеттан таба алам. Китап форматында, пдф форматында да бирелә, нормаль әйбер. Дөресен әйткәндә, хәзер язучыларның әсәрләрен табып булмый дигәнгә мин шактый бәхәсләшер идем. Хәзер табарга мөмкин. Ул, бәлки, 3-4 ел элек шулай булгандыр. Хәзер язучыларның әкренләп үз сайтлары да барлыкка килә. Бу - котылгысыз юл инде. Без барыбер бу юлны да үз файдабызга кулланырга тиешбез.

«Затлы шагыйрьләр алар күп була алмый»

- Тагын бер тема шулай ук еш кузгатыла. Яшь язучыларның күпчелеге хатын-кызлар һәм алар шигырь яза. Сез шушы күренеш бар икәнлеген таныйсызмы? Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? - Бу - бик табигый әйбер. Разил абый Вәлиевнең сүзен искә төшерик. Кеше 16 яшькә кадәр шигырь язмаса, аны табибка күрсәтергә кирәк дип әйтә ул. Беренчедән, яшьлек – ул хис, эмоцияләр, дөньяны үзгәртергә телим дигән оптимистик рух. Бу инде шигърият. Ә чын прозаик 30 яшьтән соң гына өлгерә дигән сүз бар. Шигырь ул хис белән туа, ул инде битараф булмау. Яшь кеше бит инде дөньяга битараф түгел. Дөнья күргән, тәҗрибә туплаган, җитлеккән шәхеснеке генә чын проза була ала. Ә хатын-кыз, ир-ат мәсьәләсенә килгәндә, чыннан да, кызларның шигырьләре күбрәк. Минем яшьтәшләр арасында һәркайсы үзенчә талантлы шагыйрәләр бар. Алар арасыннан Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталоваларны аерып әйтер идем. Затлы шагыйрьләр алар күп була алмый инде һәм ул табигый дә. - Яшь иҗатчыларны журналга күбрәк җәлеп итәргә дигән максатлар юкмы? - Безнең буын иртәрәк өлгергән буын булды. Безгә гел юл ачылды. Беренче китапларны газета-журналларда үзебездән сорап дигән шикелле чыгардылар. Безнең башлап язучылар өчен «Идел» журналы бар. Иң беренче чиратта, шунда чыныгу узарга тиеш алар. Бу бик матур традиция - «Идел»дә чарланып, «Казан утлары»нда алга таба үсү. Ул традиция шулай яшәсә, бик әйбәт булыр иде. Яшьләр белән идеяләр бар. Аларны тарту, журналда эшләтү, алар белән бергәләп шушы журналны тарату, халыкка җиткерү буенча да уй-планнар бар.

«Әдәбиятта караңгылык өстенлек итә»

- Татар әдәбиятында Сезне борчыган нинди мәсьәләләр бар? Әдәбиятка нәрсә җитми дип саныйсыз? - Без еш кына мескенләнергә яратабыз бит. Мин бу мисалны бик еш китерәм, тагын кабатлыйм. 2010 елда Мәскәүгә Переделкинога, халыкара яшь язучылар семинарына барган идем мин. Анда чит илләрдән, Россия төбәкләреннән рус телле язучылар бар иде. Милли республикалардагы яшь иҗатчыларның әсәрләрен тәрҗемә иттеләр. Татарстаннан минекен дә җибәрделәр. Бардык, безгә төрле мастер-класслар уздырдылар. Шунда тыңлап утырам, бездәге «Иделем акчарлагы»нда, «Глаголица», “Илһам” конкурсларындагы мастер-класслар күпкә кызыграк бит! Безнең фикерләү сәләте бердә артта калышмый дип утырган идем. Аннан көтмәгәндә үземне «Иң яхшы прозаик»ның берсе дип таптылар һәм китапны Мәскәүдә чыгардылар. Алар өчен китап бик кызык булган. Яңа тема, яңа милли тема. Алар туйган инде Мәскәү тормышындагы бер-берсен таптаган темалардан. Димәк, безнең сыйфат дәрәҗәбез начар түгел. Безнең тәрҗемә мәсьәләсе бик нык аксый. Безгә инглиз, төрки телләргә тәрҗемә  эшен югарырак баскычка күтәрер өчен тырышасы бар. Бездә әйбәт әсәрләр бар.
Әле бу турыда әйткәнем дә, уйлаганым да юк иде. Соңгы елларда безнең әдәбиятта караңгылык өстенлек итә шикелле. Классик язучыларыбызны укыгач, ниндидер бер якты хис кала. Ул  социалистик реализмга гына бәйле түгел.  Нинди генә зур проблемалар күтәрелгәндә дә, язучы  укучыга өмет калдыра. Ә хәзер караңгылык белән артык мавыгып киттек сыман кайвакытларда.
Әлбәттә, әдәбият - тормышыбызның көзгесе, ул чынбарлыкны яктырта. Димәк, тормышыбызда караңгылык алга чыккан. Соңгы елларда татар дөньясы, гомумән, тел мәсьәләсендә, мәгарифтә нык артка чигенде. Әмма язучы ул укучысыннан бер адым алга барырга тиеш. Димәк, милли мәнфәгатьләребезне яклауда язучыларыбыз үз шәхесләре, иҗатлары югарылыгында укучыларын да ияртергә, ышандырырга, юл күрсәтергә тиеш. Үземнән генә мисал китерәм. «Әдрән» дигән повестьне махсус шулайрак уйлап язган идем. Ул шулай ук җиңел тема түгел, авыр. Яшь кешенең авырлыкларда калып, шуларны җиңеп чыгуы турында. Бик күп кеше шалтыратты, ниндидер яктылык бирә торган, ихлас  әсәрләр сагындырган икән дип. Тормыш болай да катлаулы бит, укучыда өмет калдыра, чишелеш юллары күрсәтә торган әсәрләргә дә игътибар булсын иде. - Ә ни сәбәпле караңгылык өстенлек итә дип уйлыйсыз? - Ул бездә генә түгел, дөнья күләмендә бара торган әдәби процесслар. Эзләнүләр һәрчак булырга тиеш инде. Иң мөһиме: безгә ясалмалыктан читләшеп, чынбарлыкка якынаерга кирәк. Укучы ихлас әсәрләргә сусаган.

«Соңгы 20 елда игътибарга лаек әсәрләр күп булды»

- Галим Илшат Сәетов соңгы 20 ел эчендә язылган, шушы романны укыгыз дип, киңәш итәрлек әсәрне атый аласызмы дигәч, кешеләр авырсынып калалар дигән иде. Нинди кызыклы романны бөтен кешегә дә киңәш итәр идегез? Мәсәлән, 70-80 елларда язылган шундый романнар бар бит. - Дөресен генә әйткәндә, без 70-80 еллардагы романнар турында әйтәбез икән, алар күпмедер вакыт сынавын узып, сайланып калган әсәрләр. Ә соңгы 20 елда укыганнар алар бөтенесе дә күз уңында бит әле. Бу елларда игътибарга лаеклы әсәрләр бик күп булды инде. Тарихи романнар булсын, Фәүзия апаның «Һиҗрәте», Вахит Имамов романнары булсын, безнең лаеклы әсәрләребез күп. Мин хәзер кайсындыр аерып әйтәсем килми, әмма ышанам - әйтик, бер 20 елдан 2000нче елларда язылганнары вакыт сынавын җиңеп чыгарга тиешле әсәрләр бар.
Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябре Татарстанның Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфик Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.  2009 елдан Шәһри Казан газетасында, 2010 елның 1 ноябреннән «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире. 2011 елның 16 декабреннән 2014 елның ноябренә кадәр «Идел» журналы мөхәррире. 2014 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип. Беренче китабы - «Гипнозчы малай» 2008 елда чыга. 2012 елда - «Юлларда җил ак иде» китабы чыга. 2016 елда «Ата hәм ул» әсәре «Россия халыкларының бүгенге прозасы» антологиясенә тәкъдим ителде. 2015 елда Муса Җәлил премиясе бирелә. Өйләнгән, улы бар.

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев