Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әдәбият сөючеләргә сөенечле хәбәр!

Татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” (төрекчәдә- “Баһар кәрванлары”) повесте Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы тәрҗемәче-язучы Фатих Кутлу тәрҗемәсендә шушы көннәрдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге “Палто” нәшриятында дөнья күрде. Классигыбызның быел февраль аенда үткәрелгән, тууна 90 ел юбилеена язучының “Яра” әсәрен төрек телендә шулай ук Фатих Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителеп чыгарылган иде .  “Язгы кәрваннар” повесты  да ноябрьдә, әдипнең 90 еллыгының дәвамы буларак, Казанда тәүге тапкыр үткәреләсе “Гыйләҗев фестивали”на  Ф. Кутлу тәрҗемәсендә бастырылып өлгертелде. Исегезгә төшерәбез- А. Гыйләҗевнең 80 еллыгына аның “Өч аршын җир” повестын, 85 еллыгына “Җомга көн, кич белән...” повестын шулай ук Фатих Кутлу тәрҗемә итеп Төркиядәге нәшриятларда бастырган иде. А. Гыйләҗевнең татар әдәбиятының алтын фондына кергән әлеге дүрт әсәренең аерым китаплар булып Төркиядә дөнья күрүе фәкать Фатих Кутлуның үз инициативасы һәм тырышлыгы белән генә булды; тәрҗемә итү, нәшриятлар табу һ.б.

Фатих Кутлу

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев