Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әдәби марафон бәйгесендә хәзерге көндә иң популяр китаплар исемлеге ачыкланды

Казанның Бауман урамындагы китап кибетендә әдәбимарафон интернет-проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында хәзерге көндә иң популяр китаплар исемлеге ачыкланды. 10 нчы сентябрьдә әлеге марафонны башлап җибәргән - Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин әйтүенчә, әдәби марафон төгәл 21 көн дәвам иткән. Катнашучылар күп булу сәбәпле, язмаларны 3 атна дәвамында “ВКонтакте” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләрендә 35 меңнән артык кеше күргән. 50 гә якын кеше, марафонда катнашып, #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә 662, ә Инстаграмда 211 язма урнаштырган. Җиңүчеләргә бүләкләрне язучы, шагыйрь – Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм Татарстан китап нәшриятының беренче урынбасары – Айдар Гыймадиев тапшырды. Алар җиңүчеләргә бүләк итеп китапларын тапшырды. Бәйгенең җиңүчесе – журналист Фәния Лотфуллина (Фазлыева) марафонга уен буларак кына кереп китсә дә, 12 китап укып чыгып, ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә #әдәбимарафон хэштегы белән барлыгы 68 язма урнаштырган. "Туфан Миңнуллин, "Сайланма әсәрләр" 8 том, Ландыш Габдрахманова, "Яшим - димәк, яратам", Гөлүсә Батталова, "Бер йотым бәхет", Айгөл Әхмәтгалиева, "Баланнарда бал тәме", Әмирхан Еники "Кичке шәфәкъ", Мөсәгыйт Хәбибуллин "Шайтан каласы", "Илчегә үлем юк", Нәбирә Гыйматдинова "Үзем генә беләм", Аяз Гыйләҗев "Әсәрләр" 2 том, Лена Шагыйрьҗан "Кәрәз төбе каты бал...", Җәүдәт Дәрзәман, "Җиләкле көннәр", Флүс Латыйфи "Хыянәт" китапларын укып чыгарга өлгергән. Фәния Лотфуллина фикеренчә, китапка мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. “Әдәби әсәр укып үскән бала гыйбрәт тә ала, аның күңеле дә саф була. Мин балаларымны кечкенәдән китап укытып үстерергә тырыштым. Ай саен диярлек китап ташыйбыз,” – диде Фәния. II урын ияләре – Люция Аблеева һәм Нәфисә Антоновага бирелде. Люция Аблеева Фатих Кәримнең «Кыр казы» китабын укып, барлыгы 44 язма урнаштырган. Ә Нәфисә Антонова Нәбирә Гыйматдинова “Ак торна каргышы”, Рәмзия Габделхакова "Нишләттегез Гөлкәйне", Барлас Камалов “Язмыш сәхифәләре” (+уртаклашулар) китапларыннан “Вконтакте”га 33 язма куйган. III урын - Гөлүсә Батталова (39 язма), Ләвисә Фәттәхова (38 язма), Әлфинур Низамиева (31 язма) һәм Йолдыз Әхмәдиевага (28 язма) бирелде. Гөлүсә - Аяз Гыйләҗев "Йәгез, бер дога!" , Ләвисә - Габделбар Ризванов "Ике аккош", Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер", Әлфинур - Н.Гыйматдинова “Сөйлим, тыңла”, ә Йолыз исә - Фәнис Яруллин  - "Җилкәннәр җилдә сынала", Фоат Садриев - "Таң җиле" китапларыннан кыска өзекләрне социаль челтәрләрдә яктыртканнар. Бәйгенең актив катнашучысы Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы) мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләсә дә, мәдәният йортында узган һәр кичәләрне алып бара. Милли бәйрәмнәрдә күңел биреп эшләве татарча китап укырга этәргеч булган дип саный. Ул Нәкыйп Галимов "Җырчы чишмәләр", Галимҗан Гыйльманов "Бөкре" бәян, Галимҗан Гыйльманов "Оча торган кешеләр" китапларыннан барлыгы 24 язма урнаштырып барган. Бәйгенең калган 22 актив катнашучысы рәхмәт хаты һәм истәлекле китаплар белән бүләкләнде. Алар арасында 10 нчы сыйныфта укучы кызлары да бар. #әдәбимарафон бәйгесе моның белән генә тукталып калмаячак. Һәр квартал саен Татнетны үстерү фонды Татарстан китап нәшрияты белән берлектә марафонны үткәреп барырга исәп тота. Чираттагы марафон 1 гыйнвар көнне башланып китәр дип көтелә.      
 Рәфидә Галимҗанова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев