Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә фәтвә чыгару ысуллары турында яңа китап чыкты

Күптән түгел “Хозур” нәшрияты тарафыннан әзерләнгән “Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” дип исемләнгән китап сатуга чыкты. Рус телендә чыккан әлеге басманың авторы – күренекле дин галиме Әбү Габдуллаһ Әбд әр-Раззәк Әбд әр-Рахмән әс-Сәгъди. Китап Әбү Хәнифәнең тормышы, дини эшчәнлеге, үзе һәм укучылары тарафыннан эшләнелгән шәригать хөкеме чыгару ысуллары, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре, хокук гыйлемен укыту кебек бүлекләрдән тора. “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, Имам Әбү Хәнифә ислам хокукы тарихында зур урын алган шәхес. “Аның тарафыннан чыгарылган фәтвәләр тормышның төрле өлкәләренә карый, – ди ул. – Алар һәрвакыт төгәл һәм дөрес булган, кызыксындырган сорауларга җавап биргән, шунлыктан кешеләргә дә зур йогынты ясаган.” Китапның авторы Татарстанга Болгар Ислам Академиясе оештыру уңаеннан чакырулы булган. “Әлеге хезмәт шәкертләргә хәнәфи мәзһәбенең асылын өйрәнергә, бу мәзһәбнең галимнәре һәм үсеш этаплары белән танышырга ярдәм итәчәк, – дигән фикердә Ришат Хәмидуллин. – Әлеге басма киң җәмәгатьчелек өчен дә кызыклы, шулай ук яшьләрнең белем дәрәҗәсен арттыруда да мөхим урын алып тора. Аеруча бу мәсьәлә үзләрен Ислам белән бәйләп күрсәткән төрле дини агымнар тарафыннан аңлатма биргәндә чагыла. Гәрчә аларның динебезгә бернинди катнашы булмаса да. Кайберәүләр дин турында дөрес мәгъләматлары булмау сәбәпле, Исламны яманлыйлар, мөселманнар арасында ызгышлар чыгалар. Китап кешеләрне мондый нәрсәләрдән кисәтә, ялган идеяләрнең таралуын булдырмаучы дәлилләр китерә. Әс-Сәгъди шәехнең әлеге китабы “Хозур” нәшриятының рәсми уку-укыту әсбаплары исемлеген тутырды.” “Әбү Хәнифә һәм аның укучыларының фәтвә чыгару ысуллары” китабы мең данә тираж белән сатуга чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев