Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әбиләр чуагы сентябрь буе дәвам итәчәк?

Сентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана. Бу хакта лаборатория мәгълүматларына сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә. Шулай итеп, август ае җиткәндә генә үзәк төбәккә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышының сентябрь аенда да саклануы мөмкин. Алдагы атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурсы 20-25 градустан түбән төшмәячәк. Август ахырына кадәр температураның нормадан түбән булуы күзәтелми. Бары ике көн - 21-22 август кына бераз салкынча булачак, аннан тагын җылытачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев