Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ә сезнең Айга очасыгыз киләме? Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итә

Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза “ТАСС”. Бу яңа “Федерация” кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк. “Максат – илнең беренче космик “Федерация” кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк, шулай ук Айга очучы беренче россиялеләр булачаклар”, - дип хәбәр итә Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте. Роскосмос җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Иванов сүзләренчә, сайлау 14 мартта башлана һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Декабрь ахырында йомгак ясалачак. Барлыгы 6-8 кеше сайлап алырга кирәк. Төркемгә 35 яшьтән узмаган Россия гражданнарын сайлап алачаклар. Кандидатлар инженер, фән яки очышлар белгечлеге буенча югары белем алып, эш тәҗрибәсе туплаган булырга тиеш. Конкурсантлар берничә юнәлештә: белем һәм һөнәри яраклылык, сәламәтлек торышы, психологик сыйфатлар һәм физик әзерлек буенча сайланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев