Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дюссельдорф обер-бургомистры Томас Гайзель Татарстан Республикасы компанияләре һәм предприятиеләрен 9нчы Россия-Германия чимал конференциясендә катнашырга чакырды

Әлеге тәкъдим Томас Гайзель белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта очрашу вакытында яңгыраган.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн-Вестфалия җире башкаласына эшлекле визит белән белән китте. Визитның төп максаты – «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә комплексында үтүче «К-2016» халыкара каучук һәм пластика күргәзмәсендә катнашу.

Дюссельдорф обер-бургомистры белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов «К-2016» күргәзмәсендә «Түбән Кама Нефть химиясе», «Казаноргсинтез» Татарстан компанияләре катнашуын, шулай ук «ИнноКам» Кама инновацион территориаль- җитештерү кластеры белән берләштерелгән стенд тәкъдим ителүен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов каучук һәм пластик күргәзмәсе традицион рәвештә эре чара булып торуын һәм нефть, химия сәнәгатенең әйдәп баручы вәкилләрен үзенә җәлеп итүен билгеләп үтте.

«Безнең инде «Мессе Дюссельдорф» белән элемтәләребез бар, – диде Татарстан Президенты, – Казанда тематик ярминкәләр үткәрүдә ярдәмнәре һәм анда катнашулары өчен без бик рәхмәтлебез («Интерпластика Казань күргәзмәсе)».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук полимер һәм каучук җитештерүче эре төбәк буларак, ә Татарстан шундый, полимер эшкәртүче Ассоциацияләр белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген билгеләп китте. «Без аларны Казанга чакырабыз, – диде ул, – хезмәттәшлек кызыксындыра, республикада бүген чимал җитештерелә – полимерлар, АБС-пластиклар, поликарбонат, полиэтилен һәм башкалар».

Моннан тыш, Татарстан Президенты обер-бургомистр әфәндегә Төньяк Рейн – Вестфалия җирләре эшлекле даирәләре белән бүген булган очрашулар хакында җиткерде. Ул Германия эшмәкәрләренең элемтәләр булдыруда һәм Татарстан белән проектларны тормышка ашыруда кызыксынуларын әйтте. Эшкуарлар белән бүгенге очрашу – Татарстан төбәге турында, аның потенциалы һәм икътисади үсеш перспективалары хакында күбрәк сөйләү өчен уңай форсат, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Дюссельдорфның обер-бургомистры, үз чиратында, «Мессе Дюссельдорф»ның күзәтчелек советы рәисе булуын җиткерде. Ул шушы елның ноябрендә Дюссельдорфта 9нчы Россия-Германия чимал конференциясе узачагын әйтте (2016 елның 23-25 ноябре) һәм анда Татарстан Республикасы белгечләрен конференциядә катнашырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан, һичшиксез, әлеге чакырудан файдаланачак, диде. Шуның белән бергә ул Дюссельдорфның обер-бургомистрына визит белән Казанга килергә тәкъдим итте, шул уңайдан һәр елны узучы «Казан интерпластика» күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булачагын әйтте.

«Тулаем алганда, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, – Дюссельдорфка әлеге эшлекле сәфәр яхшы тәэсирләр генә калдырды, ул нәтиҗәле булды – күп очрашулар, немец компанияләре белән эшлекле килешүләр төзелде, Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция куәте презентацияләнде, “К-2016”» каучук һәм пластика күргәзмәсе буенча кызыклы һәм файдалы эскурсия булды”.

«Без төбәкара дәрәҗәдәге элемтәләрне тотуның мөһимлеген аңлыйбыз,– диде Рөстәм Миңнеханов, -Төньяк Рейн – Вестфалия җире эшкуарлары белән уртак бизнес булдыруга, Сезне һәм Дюссельдорф делегациясен Татарстанда кабул итәргә, обер-бургомистр, без әзербез».

Очрашуда Россиянең Боннадагы (Германия) генераль консулы Владимир Седых, «Мессе Дюссельдорф» күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Вернер Дорншайд һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев