Татар матбугаты
Дума депутаты Чаллы студентларына 33әр мең сум стипендия тапшырган
373
0
1
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының уку алдынгыларына тантаналы шартларда исемле стипендияләр тапшырды. 33 мең сум стипендиягә һәм Рәхмәт хатына математика һәм информатика факультынды “5”ле билгеләренә генә укучы Алсу Гыйльфанова лаек булды, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.
Шундый ук бүләк тарих-география факультеты студенты Александр Альминеевка һәм физкультура факультетының яшь укытучысы Александр Морозовка да тапшырылды. “Стипендия тапшыру беренче хатын-кыз косманавт Валентина Терешкованың галәмгә очу көненә туры килде. Галәм киңлекләрен яулау халәте сезне беркайчан да ташламасын”, – диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев