Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дулкыннар" республика бәйгесе быел Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлана

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан мәктәп һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы укучылар арасында оештырылучы “Дулкыннар” бәйгесе ел саен татар халкының күренекле шәхесләре иҗатына мөрәҗәгать итә. Моңа кадәр аның программасында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан, Клара Булатова иҗаты чагылыш тапкан иде. Чираттагы яңа бәйге Ватанга мәхәббәтне, балаларда һәм яшьләрдә милли үзаңны 2017 елда 70 яшен тутырачак Разил Вәлиев иҗаты һәм тормышы үрнәгендә тәрбияләү максатын тота. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә яшь талантлар катнаша ала.

Традиция буенча, бәйге дүрт этаптан торачак – 2016 елның октябрь–ноябрь айларында мәктәпләрдә сайлап алу турлары узачак, ноябрь-декабрьдә – шундый ук сайлап алу турлары районнар күләмендә оештырылачак. Өченче, республика этабы, киләсе 2017 елның февраль-март айларына билгеләнгән: анда “Вокал”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр” номинацияләрендә призлы урыннар алган балалар катнашачак. Әйтергә кирәк, “Сынлы сәнгать” номинациясендә катнашучыларның саны чикләнми.

Республика этабында көч сынашу өчен районнардан гаризаларны оештыру комитетында 2017 елның 15 февраленә кадәр кабул итәчәкләр. Разил Вәлиевнең шигырьләре, җырлары яңгыраган “Дулкыннар” бәйгесе март аенда Казанда зур Гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев