Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дубайда робот-полицейский пәйда булачак!

Киләсе елда Дубай полициясе беренче роботны эшкә алырга планлаштыра. "Роботлар билгеле вазгыятьләрдә полиция эшен башкара ала" дип хәбәр итә полиция вәкиле. Бу хакта "Коммерсант" яза. Хәзер Дубайда полиция Google Glass технологиясен файдалана, аның ярдәмендә хезмәткәрләр автомобиль номерлары буенча штрафлары түләнмәгән йөртүчеләрне ачыклый. Июльдә Дубайда 3D-печать, биоинженерия, робототехника һ.б. кебек алдынгы технологияләрне куллану буенча программа эшләтеп җибәрелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев