Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Драматург Илгиз Зәйниевның беренче китабы басылып чыккан

“Китабым чыккан! Балалар өчен пьесалар. Китап кибетләреннән таләп итегез”, - дип яза ул социаль челтәрләрдәге битендә. Китап Илгиз Зәйниевның Камал театрында куелган “Бәби” пьесасы исеме белән аталган. “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Илгиз китапка үзенең дүрт әсәре керүен әйтте. Болар – “Бәби”, “Кәҗә, сарык һ.б.”, “Урман club” һәм “Ак чәчәкләр һәм кара көчләр” (“Кечтүкле уен”). Пьесаларның өчесе Камал театрында куелды. Берсе - “Кәҗә, сарык һ.б.” әле дә театрның репертуарында. “Бәби” исемле балалар өчен пьесалар китабын Татарстан китап нәшрияты чыгарган. Илгиз Зәйниев әйтүенчә, китап әзерләү тәкъдиме белән нәшрият редакторлары авторга үзләре чыкканнар.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев