Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми" - Роберт Миңнуллин

Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләр язмый башлавы балалар әдәбияты өчен зур югалту. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Балалар әдәбиятына күзәтү ясарга алынган язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева үз чыгышында шулай дип белдерде. Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин моңа аңлатма биреп: “Үзең күреп торасың бит хәзер нинди шигырьләр язылганын, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Берсеннән икенчесенә күчү бик авыр. Әмма бу балалар әдәбиятыннан киткән дигән сүз түгел”. Роберт Миңнуллин үзенең балалар әдәбияты өчен борчылуын әйтә. “Балалар әдәбиятында торгынлык чоры, - ди ул. – Бәлки заман нык үзгәргәндер, бәлки язучылар үзгәргәндер. Үзем дә шуны кичерәм. Дөресен әйткәндә, элеккечә язасы килми. Бик күп яздым. Аның бер чиге була. Яңача язасы килә. Күңелдә нәрсәдер өлгерә...” “Казан” милли-мәдәни үзәктә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы үтте.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев