Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дөньясына әллә ни булды...

Дәүләтләр, халыклар үзара чәкәләшә, аерылыша, иң көч­леләре болганчык суда балык тотмакчы, ягъни дөнья дил­бегәсен кулга алмакчы. Рос­сиядә тынычлык югалды. Хәтта кайчандыр безгә теләктәшлек иткән, фикердәш булган илләр “бер алдын, бер артын күрсәтә” башлады. Глобальләшү дигәннәре чуардан-чуар вакыйгалар белән үрелеп бара. Бүгенге катлаулы вәзгыять хакында Татарстан парламентында да зур сөйләшү узды: Разил Вәлиев җитәкләгән комитет Евразия киң­лекләрендә төбәкләрнең берлә­шү, якынаю мәсьәләләре буенча “тү­гә­рәк өстәл” үткәрде. Галим-голәмә, министрлыклар вәкилләре Рос­сиянең ныклыгы сыналу һәм илне бербөтен итеп ничек саклап калу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Икенче көнне шушы ук мәсьәләләр Татарстан Язучылар берлегендә узган утырышта күтә­релде. Бактың исә, төбәкара интеграция һәм гуманитар хезмәт­тәш­лек турында сөйләшү кирәклеген комитет рәисе Разил Вәлиевнең юбилеена килгән кунаклар әйткән. Алар – Разил әфәнде белән Мәс­кәүдә Горький исемендәге Әдә­бият институтында укыган Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Якут-Сахадан Андрей Борисов һәм РФ Думасының БДБ илләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән эшләү комитеты әгъзасы Иван Белеков. Кунакларны озат­кач, Разил Вәлиев белән ике көн буе сөйләшкәннәрне тагын бер мәртәбә күңел аша үткәрдек. Кунаклар бик абруйлы иде. Андрей Борисов, мәсәлән – Якут Ре­с­публикасының Дәүләт Киңәшче­се, Голливуд киностудиясе белән бергә Чыңгызхан турында фильм­нар төшереп, бөтен дөньяга чыгарган, 24 ел буе үз республикасында мәдәният министры булып эшләгән кеше. “Соңгы 20-30 елда ул берүзе якут халкын бер башка югары күтәрде”, – ди Р.Вәлиев. Ә икенче кунак Бронтой Бедюров – Алтай Язучылар берлеге рәисе, Россия Язучылар берлеге рәис­тә­ше. “Институтта чакта без аның бе­лән, ярыша-ярыша, тарих китаплары укыдык”, – дигән иде Разил әфәнде. “Түгәрәк өстәл” янында: “Инде үз тарихыбызга үз күзебез белән карар вакыт җитте”, – дигән сүзләрне дә иң әүвәл Бронтой әйт­кән иде. Моңа хәтле безнең тарихны үзләренә ничек файдалы – шулай итеп, читләр язды шул. Икен­чедән, тарих язганда хәзер төрки халыкларның аерымлыклары турында түгел, уртаклыклар турында күбрәк язарга кирәк. Чөнки  барыбыз да – Алтын Урда балалары. Әңгәмәдәшем әйтә: “Моннан 30 ел чамасы элек 43 халык Алтын Урдадан йөз чөерә, Чыңгызхан безнеке түгел, ди иде. Һәм ул чорда Алтын Урданың, татар-монгол явы­ның бөтен “каһәр”ен татар күтәрде. Бүген шушы ук халыклар (монголдан башлап казахы, кыргызы, кытае һ.б.) Чыңгызханны үзлә­ренең күренекле шәхесе, бөек илбашы саный”, – ди. Борынгы тарихта без бер халык идек, яшәү рәве­ше, гореф-гадәт, йолаларыбыз да бер иде. Әмма төрле төркемнәргә бүленеп, төрле исемнәр алып, башка халыклар булып яши башласак та, уртаклыклар сакланып калды һәм аларны, мәсәлән, Алтай халык­ларының, Кавказ төркиләренең бүгенге йола-бәйрәмнәрендә кү­рергә мөмкин. “Хәзер төрле халык­ларның үзенчәлекләрен саклап калу турында Россия җитәкчелеге дә уйлый башлады. Күптән түгел Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров биш милли республика җитәкчеләрен җыйган иде. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеха­нов та катнашты. Сүз, нигездә, үзен­чәлекләрне саклап калган хәлдә үзара багланышларны ныгыту турында барды”, – диде Р.Вә­лиев. Комитет утырышында күре­нек­ле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да катнашты. Киләчәктә Россия, образлы итеп әйткәндә, өч баганада: рус-славян, фин-угор һәм төрки халыкларга таянып яшәргә тиеш, шунсыз ил таркалырга мөм­кин, диде ул. Бу миндә бераз шикле уйлар тудырды: әгәр шушы халык­лар, үзара берләшеп, зур көчкә әйләнсә һәм үз хакларын хаклый башласа, бу, киресенчә, Россиянең таркалуына китер­мәсме? Шигемне Разил әфәндегә дә әйттем. “Үз­ара берләшү уе күптән яши. Мә­сәлән, рус-славян төркеме “Славянский базар” дигән үзәк аша берләшүгә омтылыш ясыйлар. Угрофин халыклары да җыелыша башлады. Ә менә төрки халык­ларның андый үзәге юк”, – диде ул. Дөрес, “Тюрксой” оешмасы бар, әмма хәзергә ул игътибардан читтәрәк калды. С.Лавров белән очрашканда, Президентыбыз әле­ге оешма белән эш йөртү кирәк­леге турында әйткән булган һәм министр аның тәкъдимен хуплап, Россия Президенты каршындагы милли мәсьәләләр буенча комис­сиягә мөрәҗәгать итәргә кушкан. Кыскасы, төрки дөньяда да зур үзгә­реш­ләр көтелә кебек. Разил әфәнде бергә туплану Россиянең бөтен­ле­генә янамаячак, киресен­чә, илне ныгытачак кына дигән фикердә. Чөнки без хокукларыбызны яклаганда закон кысасыннан чыкмаячакбыз. “Аннан соң без бит Россия­гә каршы көрәшергә, аерылып каядыр китәргә җыен­мый­быз, чөнки бу – безнең үз җи­ре­без, татар җире, – диде ул. – Ә тө­бәк­ләр­нең көчәюе Россияне ныгытачак кына икәнен безнең Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәй­миев күптән әйтеп килә инде. Боларны Россия Президенты В.Путин да аңлый дип беләм. Юкса Минтимер агага борынгы чиклә­ребезне күрсәткән Тартария картасын бүләк итмәс иде”, – диде Р.Вәлиев. – “Татар җирләре” дигән сүз­ләрне ишетүгә, безгә ташланучылар булмасмы? – Кемгәдер ошамый дип, үз юлыбыздан тайпыла алмыйбыз бит инде. Аннан соң, Россия үз дәү­ләтчелегенең Алтын Урдадан килеп чыгуын кире кага алмый. – Бронтой да, Россия Мәскәү татар олусыннан яралып төзелә башлаган, дигән иде. “Волость” дигән сүз дә “олус”тан алынмады микән? – Әлбәттә, шулай. Элегрәк руслар, дәүләтчелегебез Киев Ру­сен­нән башлана, диләр иде. Украина белән ике арада мөнәсәбәтләр үз­гәргәч, Киев Русеннән килеп чыгасылары килми башлады. Ялган тарих язып булса да, тарихның үзен алдап булмый ул: элекке СССРның, хәзерге Россиянең дәүләт системасы, нигезе, чынлап та, Алтын Урдада төзелгән була. Комитет утырышында кү­ре­некле сәясәтче һәм галим Рафаэль Хәкимов, рус һәм татар арасында этник каршылык – уйдырма, дигән иде. Татар-монгол явы турында хәзер галимнәр дә сөйләми, димәк, тарихчы галимнәр тарихның чын асылын таный башлаганнар дигән сүз. Р.Хәкимов бераз көтелмә­гән­рәк тәкъдим дә ясады: Алтын Урданың 750 еллыгы җитә, аны зурлап бәйрәм итәргә кирәк, диде. Бераз икеләнүчеләр, бәлки, булгандыр, әмма тәкъдимгә каршы төшү­че булмады. Алай гына да түгел, кемдер, бүген Мәскәүдә Чың­гыз­хан белән Батыйга һәйкәл куйсалар да, шаккатмаячагын әйт­те. Бе­лүемчә, бу юбилей турында иң югары даирәләрдә дә сүз йөри, әмма рәсми карар юк әле. Тарихчы галим Дамир Исхаков әйтмешли, татар белән рус арасында сугышларның беркайчан да булганы юк. Киресенчә, рус дәү­ләтчелегенә куркыныч янаганда, иң элек татарлар ярдәмгә килгән. Монысы да – асыл тарих һәм ба­рыбызның да Алтын Урда балалары икәнлегебезне танырга вакыт. Разил Вәлиев әйтүенчә дә, рус кардәшләргә иң авыр вакытларда нәкъ менә татар булышкан. Беренче Бөтендөнья сугышында 1 млн татар катнашкан. Ә Беренче Ватан сугышында Парижга иң беренче булып татар атлылары кергән. “Алар үз җирләре, уртак Ватан өчен сугышканнар”, – дигән иде Разил әфәнде. Ә бит, бер уйлаганда, без бүген дә уртак Ватанны ныгытуда катнашабыз. Евразия киң­леклә­рендә төркиләрнең, рус-сла­вян­нарның, фин-угор халыкла­ры­ның берләшергә омтылу максаты да – илгә ныклы терәк булу. Фикер алышуларда катнашкан кунакларыбыз, Россия төркилә­ренең үзәге Казанда булырга тиеш, ди­ләр. Чөнки Татарстан инде күп­тәннән төрки кардәшләребезнең рухи-мәдәни үзәге санала, аның илдә-җирдә абруе зур. Чыгыш ясау­чылар, бөтен төрки халыклар өчен бердәм әдәби тел булдырырга кирәк, дигәннәр иде. Р.Вәлиев әйтмешли, андый омтылыш элек тә булган. И.Гаспринскийның “Тәр­җе­ман”ы – шушы юлдан барган газета. Аны бөтен төрки халык укый алган. “Бүген бу – бик кыен эш, – ди Разил әфәнде. – Иң элек уни­фи­кацияләнгән уртак әлифба кирәк, без күпме тырышып, латин язуына да күчә алмадык, гәрчә закон чыгарсак та. Әмма уртак әдәби тел булдыру – әйбәт хыял, һәм һәр зур эш хыялдан башлана”. Бүген төрки халыкларның якынаюы, берләшүе дә күп кешегә буш хыял кебек кенә тоелыр. Әмма бу  әйбәт хыял һәм аны тормышка ашырыр өчен җирлек, кулларыннан эш килердәй зыялыларыбыз бар. Кунакларыбыз Бронтой Бедюров, Андрей Борисов, Иван Белеков та төркиләр үзәге Казанда оешырга тиеш дип саныйлар. Ә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне Россиянең бабасы, рухи җитәкче итеп күрергә телиләр.  
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев