Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дөньяны кризистан ислам финанс системасына күчерү генә коткарачак" – Айдар Шаһимәрдәнов

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов мөселман эшмәкәрлеге – гадел эшмәкәрлек дип саный. Шуңа күрә вакыт-вакыт кабатланып торган кризислардан дөньяны бары исламча финанслау системасына күчү генә коткара ала, ди ул. Бу хакта ул “Азан” радиосына белдерде. Айдар Шаһимәрдәнов бөтен мөселман өммәтенең иң төп эшмәкәре һәм лидеры дип Мөхәммәт с.г.в.ны атады. “Билгеле булганча, ул сәүдәгәр, эшмәкәр булган. Үзеннән соң да ул безгә ничек яшәргә, эшмәкәрлекне ничек алып барырга, контрагентларыңа мөнәсәбәтне ничек корырга кирәклеге турында бик күп нәсихәтләр калдырган. Шуңа күрә мөселман эшмәкәрлеге – ул гадел эшмәкәрлек дигән сүз”, - диде ул. Ислам дине кушканча эш алып барган мөселман эшмәкәрлегендә ясалма финансларга урын юк, дип белдерде Айдар Шаһимәрдәнов. “Шуңа күрә, Алла боерса, бер заман бөтендөнья ислам финанславына күчсә, ниһаять, без аны билгеле бер вакыт саен кабатланып тора торан кризислардан һәм финанс һәлакәтләрдән азат итәрбез”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев