Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дөньякүләм күренекле язучы Чыңгыз Айтматовны Истанбулда искә алалар

Тууына 89 ел тулу уңаеннан, дөньякүләм күренекле язучы Чыңгыз Айтматовны Истанбулда искә алалар. Мәрхүм әдипне яд итү чарасы Истанбул мэриясе, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты, Төрки дөнья районнары берлеге тарафыннан оештырылган. Бу турыда Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты матбугат үзәге хәбәр итә. Җыен Чыңгыз Айтматовның тормыш юлын яктырткан видеосюжетлар белән башланып китә. Кыргызстанның Истанбулдагы баш консулы Эркин Сороков, Истанбул мэриясе мәдәният бүлеге җитәкчесе Рыдван Дуран, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты профессоры Муса Думан сәламләү нотыгы белән чыгалар. Шулай ук Малтәпә югары уку йортының әдәбият факультеты галиме Рамазан Коркмаз - “Чыңгыз Айтматовның глобаль карашы”, “Йылдыз” техник университеты төрек теле һәм әдәбияты бүлеге профессоры Якуп Челик – “Ч.Айтматовның хикәяләр язу ысулы”, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты төрек теле һәм әдәбияты доценты Мәсут Кочак - “Үләбез, димәк, яшәячәкбез: Ч.Айтматов әсәрләрендә үлемнең социаль дәрәҗәсе”, Диҗлә университеты аспиранты Абдулмөкәддәс Кутлу “Ч.Айтматовның чакыруы” кебек темаларга докладлар укыйлар. Яд итү чарасында әдипнең улы Аскар Айтматов әтисе турында хәтирәләре белән уртаклаша. Җыен кысаларында Чыңгыз Айтматовның тормышын яктырткан фотосурәтләр күргәзмәсе дә оештырылган.
Рушания Алтай, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев