Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дөньяда бер халыкта да тиңнәре юк, уникаль "Ана теле" проекты турында беләсезме?

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы рус телле балалар өчен татар теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерли. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында “Ана теле” онлайн-мәктәбенә 5 ел” темасына матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте. Пресс-конференция об онлайн-школе обучения татарскому языку "Ана теле" “Россия Федерациясендә рус теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә югары дәрәҗәдә укытыла, әмма шул ук вакытта илдә туган телләр дә бар. Татар теле безнең республикада дәүләт статусына ия, шуңа күрә без аны, һичшиксез, өйрәнергә, дәүләт теле буларак яшәтергә бурычлы. Бүген татар телен мәктәпләрдә өйрәтү буенча да төрле инновацион ысулларын табарга тырышабыз. Бу нисбәттән онлайн-ресурслар, Интернет челтәре киң файдалана. 15 яшькә кадәр яшьләр телләрне гаджеттан өйрәнә. “Ана теле” проекты да замана белән бергә атлый. Бу проект уникаль. Дөньяда бер халыкта да аңа тиңнәр юк әлегә”, - дип билгеләп узды Илдар Мөхәммәтов. Пресс-конференция об онлайн-школе обучения татарскому языку "Ана теле" “Ана теле” мәктәбе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлыкка килде. Министр урынбасары чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар диаспораларының татар телен читтән торып өйрәнү ресурсын булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәрен искәртте. Шул рәвешле, 2012 елда Татарстан Республикасы һәм Education First компаниясе арасында килешү төзелә. Әлеге компания мәгариф өлкәсенә инновацион технологияләр кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен эшкә җигеп, читтән торып татар телен өйрәнү методологиясен эшли. “Бу проект чын мәгънәсендә отышлы булды. Аны гамәлгә ашырып, зур тәҗрибә тупладык. Моңарчы телне кәгазь дәреслекләр, методик кулланмалар аша өйрәнә идек, электрон ресурслар булса да, аудио, видеоресурслар, биремнәр, сүзлекләр белән мондый куәтле мәктәп юк иде. Бу проект соңгы елларда белгечләргә яңадан яңа технологияләр эшләргә этәргеч бирде дияргә була. Бүген министрлык, аудио, видеоресурсларны, уеннарны, яңа технологияләрне, онлайн ресурсларны кулланып, рус телле балалар өчен татар теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерли. Бу безнең өчен мөһим”, - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов. Министр урынбасары “Ана теле” мәктәбенең уникальлеге ел дәвамында бушлай дәресләр алуда гына түгел, ә җанлы аралашу булуында икәнлеген ассызыклады. Ул Education First компаниясе тәкъдим иткән инглиз теленә өйрәнү мәктәбенең дә өстенлеге шул җанлы аралашуда булуына игътибарны юнәлтте. “Тел барьеры шул рәвешле юкка чыгарыла”, - диде Илдар Мөхәммәтов. “Ана теле” онлайн-мәктәбе – 9 баскычлы белем бирү проекты. Ул 72 бүлек, 288 дәрес, 6372 күнегү, 293 видеосюжет, 10950 аудиофайл, 6795 фотографиядән гыйбарәт. Курс сөйләм, язу, грамматик лабораторияләрдән, онлайн-сүзлектән, төркемләп аралашу дәресләрен үткәрү өчен материаллардан, 9 дәрәҗә тестлардан тора. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлаган очракта, тиешле сертификат бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев