Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дога татар телендә булырга тиеш" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Дога, әлбәттә, татар телендә булырга тиеш, ләкин Коръән татарча да, русча да була алмый. Шуңа күрә ул гарәп телендә укылырга тиеш», - дип белдерде. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында хәбәр итте. «Яңа гына дингә килгән кешегә, гарәп телен белмәсә, бер атна, берничә көн намазны татарча укырга ярый, рөхсәт ителә, дигән кайбер галимнәрнең фикерләре бар. Ләкин кеше, дингә килгәч үк, бер атна эчендә Фатиханы өйрәнә ала», - дигән фикердә тора Камил Сәмигуллин.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев