Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дога − Аллаһка гыйбадәт

Дога – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре. Кеше Раббысына ялварып мөрәҗәгать иткәндә, ул әлеге гамәле белән кешегә кирәкле барлык нәрсәләрне бары тик Аллаһы Тәгаләнең бирә алганлыгына, Аның таянырга һәм дога кылып ялварырга мөмкин булган бердәнбер Зат икәнлегенә ышанганлыгын раслый. Аллаһы Тәгалә төрле (шәригать рөхсәт иткән) теләкләре белән Үзенә ешрак мөрәҗәгать итүчеләрне ярата. Дога – мөселман кешенең Аллаһ биргән коралы. Бервакытны Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шундый сорауны биргән: «Телисезме, мин сезгә башыгызга төшкән бөтен бәла-казалардан котылу чарасын өйрәтәм?» «Телибез», − дип җавап биргән сәхабәләр. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип җавап биргән: «Лә иләһә иллә әнтә сүбхәнәкә инни кунтү минәз-залимин»[1], догасын укысагыз һәм әлеге вакытта яныгызда булмаган дин кардәшегезгә багышлап дога кылсагыз, Аллаһы Тәгалә догагызны кабул итәр». Дога кылучының янәшәсендә фәрештәләр торалар һәм: «Амин, синең үзеңә шулар ук булсын», − диләр» [2]. Дога гыйбадәте өчен Аллаһ әҗер-савабын бирә һәм аның башкарыр өчен билгеле тәртибе бар: 1. Дога кылганда Аллаһ ризалыгы өчен дип ният итәргә һәм күңелең белән Раббыңа юнәлергә кирәк. Дога кылу «Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин» дигән Аллаһы Тәгаләне мактау сүзләре белән башлана, аннары соң Мөхәммәд Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават укыла: «Аллаһүммә салли галә әли Мөхәммәдин вә сәлләм», шуннан соң «Әстәгъфируллаһ» дип гөнаһларың өчен истигъфар кылына. Хәбәр ителгәнчә, Фәдәлә ибн Гобәйд радыйаллаһу ганһү шуларны сөйләгән: «Бервакытны Расүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер кешенең намаз укыган вакытында, (башта) Аллаһны мактамыйча һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен Аңа ялварып мөрәҗәгать итмичә, Аллаһы Тәгаләгә дога кылганын күрде. Шуннан соң Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу (кеше) бик ашыкты!» − дип, аны үз янына чакырды һәм аңа (яки башка берәрсенә) шуны әйтте: «Әгәр сезнең берәрегез Аллаһка дога кылырга теләсә, догасын Раббысына мактаулардан башласын һәм Аны олыласын, аннары Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават укысын һәм инде шуннан соң гына теләгәнен сорасын»[3]. 2. Әгәр мөһим теләк белән дога кылына икән, аны кылыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк, теләгең бик тә мөһим булса, госел алу хәерле. 3. Дога кылган чагында кыйбла тарафына йөзең белән борылсаң хәерлерәк. 4. Кулларыңны, уч төпләрен өскә таба каратып, йөзең каршында тотарга кирәк. Сузылган уч төпләреңә тулган бөтен бәрәкәт йөзеңә дә тисен өчен, дога тәмам булганнан соң кулларың белән йөзеңне сыйпап алырга кирәк. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Хактыр ки, безнең Тере һәм Юмарт булган Раббыбыз колының ялварып күтәргән кулларын кире какмас»[4]. Әнәс радыйаллаһу ганһү хәбәр иткәнчә, дога кылган чагында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең кулларын, кул астындагы аксыллык күренерлек итеп күтәрә иде». 5. Дога кылган чагында, хөрмәтеңне күрсәтеп, тавышыңны күтәрмичә, теләгеңне әйтергә кирәк, күз карашын күккә таба юнәлтергә ярамый. 6. Дога тәмам булгачт, нәкъ башлагандагы кебек Аллаһны мактау сүзләрен әйтергә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават китерергә , ә аннары болай дип әйтергә кирәк: سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ الْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ. وَسَلَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ .وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ «Сөбхәнә Раббикә Раббил гыйзәтти гаммә йәсифүнә вә сәләмүн галәл мүрсәлинә вәл-хәмдүлилләһи Раббил галәмин»[5]. Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын! Кайсы вакытларда Аллаһ догаларны тизрәк кабул итә? Билгеле бер вакытларда кешенең догасын Аллаһ тизрәк кабул итә: рамазан аенда, Кадер кичендә, шәгъбән аеның унбишенче көненнән алдагы төндә, ике бәйрәм төнендә (Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме), төннең соңгы өчтән берендә, җомга төнендә һәм көнендә, таң ата башлау белән кояш чыкканчыга кадәрге арада, кояш байый башлау белән тәмам батканга кадәр, азан белән камәт арасында. Кайбер гамәлләрне кылганда: Коръән укыганнан соң, зәм-зәм суын эчкәндә, яңгыр яуган чакта, сәҗдә кылганда, зикер кылган вакытта. Аерым урыннарда: хаҗ кылынган урыннарда (Гарәфәт тавы, Минә һәм Мөздәлифә үзәннәре, Кәгъбәнең әйләнә-тирәсе һәм башкалар), Зәм-зәм коесы янында, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабере янында. Намаздан соң укыла торган догалар اَللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّي لَا اِلَهَ اِلَّا اَنْتَ خَلَقْتَنِي وَأَنَا عَبْدُكَ وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اَسْتَطَعْتُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَىَّ وَأَبُوءُ بِذَنْبِي فَاغْفِرْلِي فَإِنَّهُ لَايَغْفِرُ الذُّنُوبَ اِلَّا أَنْتَ «Аллаһүммә әнтә Рабби, лә иләһә әнтә, халәктәни вә әнә әбдүк, вә әнә гәлә әхдикә вә вәгъдикә мәстәтәгт. Әгузү бикә мин шәрри мә сәнәгту, әбү ләкә би-нигъмәтикә галәйә вә әбү бизәнби фагфир лии фә-иннәһү лә йәгфирүз-зүнүбә иллә әнтә». «Аллаһым! Син минем Раббымсың, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаек булган илаһ юк. Син мине бар кылдың. Мин Синең колың булам. Һәм Сиңа булган тугрылыгым һәм бирелгәнлегем хакында биргән сүземне көчемнән килгән кадәр үтәргә тырышам. Үзем кылган хаталарның һәм гөнаһларның шәрреннән мин Сиңа сыенамын. Биргән нигъмәтләрең өчен мин Сиңа шөкер итәм һәм минем гөнаһларымны кичерүеңне үтенәм. Миңа ярлыкавыңны бирә күр, чөнки Синнән башка гөнаһларны ярлыкаучылар юктыр»[6]. اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا صَلَاتَنَا وَصِيَامَنَا وَقِيَامَنَا وَقِرَأَتَنَا وَرُكُوعَنَا وَسُجُودَنَا وَقُعُودَنَا وَتَسْبِيحَنَا وَتَهْلِيلَنَا وَتَخَشُّعَنَا وَتَضَرُّعَنَا اَللَّهُمَّ تَمِّمْ تَقْصِيرَنَا وَتَقَبَّلْ تَمَامَنَا وَاسْتَجِبْ دُعَائَنَا وَاغْفِرْ أَحْيَائَنَا وَارْحَمْ مَوْتَانَا يَا مَوْلَانَا اَللَّهُمَّ احْفَظْنَا يَا فَيَّاضُ مِنْ جَمِيعِ الْبَلَايَا وَالْأَمْرَاضِ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ مِنَّا هَذِهِ الصَّلَاةُ (الفرض مع السنة) مَعَ جَمِيعِ نُقْصَانَاتِهَا بِفَضْلِكَ وَكَرَمِكَ وَلَا تَضْرِبْ بِهَا وُجُوهَنَا يَا إِلَهَ الْعَالَمِينَ وَيَا خَيْرَ النَّاصِرِينَ تَوَفَّنَا مُسْلِيمِينَ وَ اَلْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ وَصَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَى خَيْرِ خَلْقِهِ مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَأَصْحَابِهِ أَجْمَعِينَ Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә. Әллааһүммә тәммим тәкъсыйранәә үә тәкаббәл тәмәәмәнәә үәс-тәҗиб дугәә’ әнәә үәгфир әхйәә’әнәә үәрхәм мәүтәәнәә йәә мәүләәнәә. Әллааһүммәх-фәзнәә йә фәййәду мин җәмиигил-бәләәйә үәл-әмрадъ. Әллааһүммә тәкаббәл миннәә һәәзиһис-саләәтә (әл-фәрда мәгәс-сүннәти) мәгә җәмиги нүксаанәәтиһәә бифәдликә үә кәрамикә үә ләә тәдриб биһәәтвүҗүүһәнәә йәә иләәһәл-гәәләмиинә үә йәә хайран-нәсыриин. Тәүәффәнәә мүслимиин үә әлхикнәә бис-саалихиин. Үә сал-лаллааһү тәгәәлә гәләә хайри халкиһии Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин. «Йә Рабби, безнең намазларыбызны, уразаларыбызны, кыямыбызны, рөкүгебезне, сәҗдәбезне, кагъдәбезне, тәсбихебезне, тәһлилебезне, тыйныклыгыбызны һәм ялваруыбызны кабул кыл. Йә Рабби, кимчелекләр белән кылынган гамәлләребезне камилләштер, тәмам булган гамәлләребезне, догабызны кабул кыл. Әй Хуҗабыз, тере булучыларны ярлыка һәм үлгәннәргә рәхмәтеңне ирештер. Әй рәхмәт кылучы Аллаһы, Үз камиллегең һәм юмартлыгың белән бездән ошбу намазыбызны һәрбер кимчелекләре белән кабул кыл. Ул намазларыбызны йөзләребезгә ыргытма. Әй бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм ярдәм итүчеләрнең иң камилрәге, безне мөселман хәлебездә вафат кыл һәм изге кешеләр белән бергә ит. Мәхлукларның иң яхшырагы Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның әһленә (гаиләсенә), барлык сәхабәләренә рәхмәтеңне бирсәң иде». اَللَّهُمَّ اِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ, وَمِنْ عَذَابِ جَهَنَّمَ٬وَمِنْفِتْنَةِالْمَحْيَاوَالْمَمَاتِ, وَمِنْ شَرِفِتْنَةِ الْمَسِيحِ الدَّجَّالِ «Аллаһүммә, инни әгузү би-кә мин газәбил- кәбри, вә мин газәби җәһәннә-мә, вә мин фитнәти-л-мәхйя вәл-мәмәти вә мин шәрри фитнәтил-мәсихи-дәдҗәл!» «Аллаһым, шунысы хактыр ки, кабер газапларыннан, җәһәннәм газабыннан, тормыш һәм үлем коткысыннан, Дәҗҗәл мәсих фетнәсеннән мин Сиңа сыенамын» اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْبُخْلِ, وَأَعُوذُ بِكَ مِنَ الْجُبْنِ, وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ أَنْ اُرَدَّ اِلَى أَرْذَلِ الْعُمْرِ, وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ فِتْنَةِ الدُّنْيَا وَعَذابِ الْقَبْرِ «Аллаһүммә, инни әгузү би-кә мин әл-бүһли, вә әгузү би-кә мин әл-җөбни, вә әгузү би-кә мин әнүраддә илә арзәли-л-гумри вә әгузү би-кә ин фитнәти-дүнйа вә газаби-л-кәбри». «Аллаһым, шунысы хактыр, һәртөрле саранлыктан мин Сиңа сыенамын, җебегәнлек, куркаклыктан мин Сиңа сыенамын, һәм хәлсез картлык килүдән мин Сиңа сыенамын, бу дөнья коткысыннан һәм кабер газапларыннан мин Сиңа сыенамын». اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي كُلَّهُ, دِقَّهُ وجِلَّهُ, وَأَوَّلَهُ وَأَخِرَهُ وَعَلَا نِيَتَهُ وَسِرَّهُ «Аллаһүммү-гфир ли зәнби күллә-һү, диккә-һү вә җилләһү, вә әүвәлә-һү вә ахирә-һү, вә галйәнийәтә-һү вә сиррә-һү!» «Аллаһым, минем барлык гөнаһларымны багышла: олы һәм кечеләрен, әүвәлге һәм соңгыларын, ачык һәм яшереннәрен!» اَللَّهُمَّ اِنِّي أَعُوذُ بِرِضَاكَ مِنْ سَخَطِكَ, وَبِمُعَا فَاتِكَ مِنْ عُقُوبَتِكَ وَأَعُوذُ بِكَ مِنْكَ لَا اُحْصِي ثَنَاءً عَلَيْكَ أَنْتَ كَمَا أَثْنَيْتَ عَلَى نَفْسِكَ «Аллаһүммә, инни әгузү би-ида-кә мин сәхәти-кә вә би-мүгафәти-кә мин гукүбәти-кә вә әгузү би-кә мин-кә, ләүһсый сәнаән галәй-кә әнтә кә-ә әснәйтә галә нәфси-кә». «Аллаһым, шул хактыр ки, мин Синең нәфрәтеңнән мәрхәмәтеңә сыенам, һәм Синең газабыңнан кичерүеңә сыенам, һәм Синең үзеңнән дә мин тик Сиңа сыенам! Сиңа лаек мактауларны мин санап бетерә алмам, чөнки бары Үзең генә җитәрлек дәрәҗәдә мактауларны китергәнсең Үзеңә». رَبَّنَا لَا تُزِغْ قُلُوبَنَا بَعْدَ إِذْ هَدَيْتَنَا وَهَبْلَنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً إِنَّكَ أَنْتَ الْوَهَّابُ «Раббәнә лә түзигъ кулүбәнә бәгъдә из хәдәйтәнә вә хәбләнә мин ләдүнкәрахмәтән иннәкә әнтәл-үәххаб». «Раббыбыз! Безнең йөрәкләребезне туры юлга куйганнан соң, аларны аннан тайпылдырма. Үзеңнең рәхмәтеңне Син безгә гел бирә күр, чөнки Син үзең, һичшиксез, бүләк итеп бирүче». لَا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا ۚ لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ ۗ رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا ۚ رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا ۚ رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ ۖ وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا ۚ أَنْتَ مَوْلَانَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ «Раббәнә лә түәхыйзнә ин-нәсинә әү ахтаънә, раббәнә вә лә тәһмил галәйнә исран кемә хәмәлтәһү галәл-ләзинә мин кәблинә, раббәнә вә лә түхәммилнәәлә мәә ләә такатә ләнә биһи вәгъфүганнә вәгфирләнә вәрхәмнә, әнтә мәүләнә фәнсурна галәл каумил кәфирин». «Йә Раббыбыз! Онытсак яки ялгышсак, безне җәзага тартма. Йә Раббыбыз! Син безгә әүвәлгеләргә йөкләгән авыр йөкне йөкләмә. Йә Раббыбыз! Тәкатебез җитмәгәнне йөкләмә. Бул Син безгә шәфкатьле, гафу ит, кичер безне! Мәүлабез бит Син генә. Өстен булырга ярдәм ит кяферләр төркеменнән»[7]. [1] Йә Аллаһ, синнән башка һич Илаһә юк, мәгәр син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, мин үземә золым итүчеләрдән булдым [2] Имам Мөслим [3] Имам Әбү Давыт, «Витр» 23; имам Тирмизи, «Дәгьвәт», 65 [4]Имам Мөслим,895, имам Бохари I,6341 [5]Аллаһ Тәгалә бөтен кимчелекләрдән дә өстен, Аллаһның бар пәйгамбәрләренә сәлам булсын. Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе, раббысы Аллаһыга мактаулар булсын! [6] Аллаһ Илчесе *1* әйткән: «Кем дә кем бу сүзләрне инанган хәлендә көндез әйтсә һәм кич җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак. Ә кем дә кем аны инанган хәлендә төнлә әйтсә һәм таң атканчы үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак». /Имам Бөхари, Дәгъвәт, 2/ [7]Пәйгамбәребез *1* әйткән: “Кем төнлә “Әл-Бәкара”сурәсеннән соңгы ике аятне укыса, шул аңа җитәр” / Имам Бохари «Фәзаилүл-Коръән», 10/
ТР МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ
фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев