Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Днепр елгасыннан Тын океанга кадәр җирләр – татарларның тарихи җирләре" - Гамирҗан Дәүләтшин

Россиянең 75 процент җире – татарларның үз җире, шул сәбәпле, татарларны чәчелгән халык дип атау дөрес түгел. Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, археологиясе һәм кафедрасы профессоры, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде. Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, тарихи яктан татар халкы Россиядә бернинди килмешәк һәм чәчелгән халык та түгел. “Днепр елгасыннан Тын океанга кадәр җирләр – татарларның тарихи җирләре. Шул сәбәпле, татарга кагылышлы проблемаларны Татарстан гына күтәрерлек дәрәҗәдә түгел, аларны Россия күләмендә хәл итәргә тиешләр”, – диде ул. “Мәктәпләр, башка мәдәни мәсьәләләр дә Россия күләмендә федераль бюджет белән хәл ителергә тиеш. Ул Татарстан бюджеты белән генә хәл ителә алмый. 75 процент татарларның культурасын, телен һәм башкаларны хәл итү безнең Татарстанның гына көченнән килә торган нәрсә түгел ул”, – дип белдерде Гамирҗан Дәүләтшин. Шул ук вакытта тарих фәннәре кандидаты, Россия төбәкләренең татар проблемасын хәл итәргә алынасына ышанмавын белдереп, үзенең бу карашын күпмедер дәрәҗәдә хыял дип атады. “Бу – шулай булырга тиеш дип инану”, – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев