Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дмитрий Песков Путинның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булырга мөмкин

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасында Юрий Ушаковны алыштырырга мөмкин, дип яза «Коммерсант».

2017 елның мартында 70 яшь тулачак түрә урынына Россиянең Кытай Халык Республикасындагы илчесе Андрей Денисов һәм Тышкы эшләр министрлыгының югары дәрәҗәле кайбер хезмәткәрләре дә килү ихтималы да бар.

Ушаковның вазифасыннан китәргә мөмкинлеге турында Президент администрациясенә якын ике чыганак сөйләгән. Аларның сүзләренчә, бу дипломатның 70 яшьлегенә кадәр булачак. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Песков, үз чиратында, халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмченең оставкага китү өчен "бернинди сәбәп тә юк" дип белдергән.

Юрий Ушаков 2012 елның 21 маеннан Владимир Путинның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын били.

«Коммерсант» әңгәмәдәшләре белдергәнчә, Ушаковның эшенә дәгъва юк. Бу вазифасыннан киткәч ул дипломат карьерасын дәвам итәргә әзер, мисал өчен, Европа илләренең берсенең илчесе була ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев