Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дмитрий Медведев илнең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасын раслады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 10 гыйнвар көнне илнең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру программасын раслады, аны 2025 елга кадәр тормышка ашыру каралган, бу эшкә 26 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Бу хакта журналистларга Федераль милләтләр эшләре буенча агентлык башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте, дип яза ТАСС. Игорь Баринов сүзләренчә, бу милләтара мөнәсәбәтләрне тормышка ашыру эшчәнлеге таләпләренә җавап бирүче беренче программа. “Дәүләт программасының төп максаты – милләтара тынычлыкны һәм бердәмлекне саклау, гомумгражданлык хисләрен тәрбияләү һәм шул ук вакытта безнең илдә яшәүче барлык халыкларның милли-мәдәни төрлелеген саклау”, -  дип искәртә агентлык башлыгы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев