Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дистә еллар хәл ителмәгән проблемалар бүген артта калды" - Илдар Халиков

Битараф булмаган татарстанлылардан экология проблемалары буенча 1000дән артык заявка алынган, барлык эшләр буенча жюри айдан артык ныклап эш алып барган һәм менә Казанда «Эколидер», « Кеше һәм табигать» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды. "Бу инде 13 бәйгегә йомгак ясау. Тик ул нәкъ менә соңгы елларда ул тагын да үсеп китте", - дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков. Ул соңгы өч елда бу өлкәгә игътибар зур булуын билгеләп үтте. «2015 ел Татарстан Президенты тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип билгеләнде, 2016 ел – Су саклау зоналары елы булды, ә 2017 елны Россия Президенты Экология елы дип атады, Татарстанда тагы ул Җәмәгать киңлекләре елы дип тә хәбәр ителде. Болар барысы да экология, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренең Президент тарафыннан өстенлектә булуын раслый», – диде Илдар Халиков. Тагын шунысы мөһим, табигатьне саклауда республика халкыннан алып эре предприятие һәм холдинг, матбугат чараларына кадәр активлык күрсәтә, дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. «Бүген бу залда бу мәсьәләләрне чишүче һәм проектларны тормышка ашыручы кешеләр утыра. Нәтиҗәдә, дистә еллар хәл ителмәгән проблемалар бүген артта калды», – дип җиткерде Илдар Халиков. Премьер-министр беренче дипломнарны авыл җирлеге, муниципаль район һәм шәһәр эколидерларына тапшырды. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов «Җәмәгать оешмалары», «Гражданннар» һәм« Халык контроле» номинацияләре җиңүчеләрен котлады. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Экология һәм табигый байлыкларны саклау комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин «Экология белеме» номинациясендә балалар бакчаларыннан алып вузларда укучыларга кадәр, өч төркемдә эколидерларга котлауларын җиткерде. «Безнең ил башлыгы Владимир Путин шәхсән үзе экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Безне дә бу өлкәдә тәртипкә чакыра. Ул аны үзенең Федераль Җыенга еллык Юлламасында да күтәрде. Безне бик җитди эшләр көтә», – диде ул. Агросәнәгать һәм азык-төлек, урман, агач эшкәртү, икенчел чималны җыю һәм эшкәртү, нефть һәм нефтехимия предприятиеләре, төзелеш компанияләре, машина төзелеше комплексы, республика сәнәгате гигантлары: «ТАНЭКО», «КАМАЗ», һ.б. әйләнә-тирә мохитка сак караш булырга тиешлекнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйлар һәм шуңа да алар бүген лауреатлар сафында. Ә «Эколидер» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып, «Татнефть» җәмгыяте танылды. Тагын бер - «Кеше һәм табигать» бәйгесе җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Һәм бу очраклы түгел, чөнки биредә лауреатлар - гаммәви матбугат чаралары вәкилләре . «Миңа бу бәйгеләр биредә яхшылык эшләргә ярышу барганга бик ошый», – дип билгеләп үтте ул. Матбугат чаралары исә бу эшкә игътибарны юнәлтә һәм ничек чишелеше турында сөйли. Газета, журналлар, радио һәм телевидение җиңүчеләре арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы да бар: «Республика ММЧ» бәйге төркемендә «Электрон гаммәви матбугат чараларында иң яхшы материал» номинациясендәге приз мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка тапшырылды. Республика ММЧлары арасында иң яхшы фотоэш авторы итеп, «Татар-информ» агентлыгыннан Салават Камалетдинов исеме аталды. Әлеге тантаналы чара, биредә катнашучылар шәрехләвенчә, республикада Сулыкларны саклау елыннан Экология елына күчү вакыйгасы буларак та кабул ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев