Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Директорлар үзләре татар булсалар да татарча фильмны алмаска тырышалар" - Алексей Барыкин

Татарстанда дәүләт заказы белән төшерелгән фильмнар ике дәүләт телендә дип белдерде Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган Россиядә кино елы уңаеннан республикада үткәрелгән чараларга йомгак ясалган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. “Фильм татар телендә төшерелсә, рус телендә титрлар эшләнә, рус телендә төшерелгәннәргә – татарча титрлар, - дип аңлатып үтте ул. - “Театр хыялы” яшьләр проекты татарча, “Айсылу”фильмы – татарча. Кыскасы, татарча фильмнар байтак”. “Байгал"да татар тексты эчендә русча текст бар; “Су анасы”нда рус теле эченә татарча текст кертелгән”, дип өстәмә мәгълүмат бирле матбугат конференциясендә катнашучы кинорежиссер Алексей Барыкин. В министерстве культуры прошла пресс-конференция, посвященная  Года кино Әмма Алексей Барыкин бу өлкәдә зур проблема барлыгын - республикадагы коммерция кинотеатрларында татарча фильмнарны аласы килмәүләрен билгеләп үтте. “Директорлар үзләре татар булсалар да, республика өчен янып яши торган, татарча сөйләшә торган кешеләр булсалар да, татарча фильмны алмаска тырышалар, - диде ул. – Үзләренең бу гамәләрен “Татарча фильмга безнең ярты аудиториябез килмәячәк, татарларның үзләре дә күбесе татарча белми, белгәннәре дә киләме әле” дип шикләнәләр. Ә менә Якутиядә үз туган телләрендә төшерелгән фильмнарны карыйлар. Бездә тамашачыны татар фильмын карарга китерүе авыр. Ышандырасы кыен. Алар башта һичъюгы беренче өч минутын карасыннар иде. Ошамаса – китәрләр. Юк, татар киносына бармыйм диләр. Менә шушы тамашачының ышанмавын җиңәсе иде. “Семейные хлопоты” фильмына без әкренләп кешеләрне китерә алдык. Башта азрак килделәр, аннары – күбрәк, өченче уикендта тагын да күбрәк. Монда “сарафан радиосы” үз эшен эшләде. Ә караган кешеләрнең башкаларга да карарга киңәш итүе бик әһәмиятле ул. Якутларда беренче милли фильм 2003 елда чыкса, 2006 елда ул финанс ягыннан үзен аклый башлады. Алар өч ел зыянга эшләделәр һәм әкренләп үз тамашачыларын таптылар. Бәлки, без бу юлны тизрәк үтә алырбыз. Тамашачыны безнең “яңа кино”ны карарга чакырабыз”. В министерстве культуры прошла пресс-конференция, посвященная  Года кино Татарстан кинематографистлары берлеге җитәкчесе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров тамашачыга “гадел кино” төшерергә кирәклеген ассызыклап куйды. Тамашачыны алдамый торган, профессионал югарылыкта эшләнгән эш булса, “Менә бу кино ичмасам!” диярләр”, диде ул. “Без прокатчикларны кызыктыра торган фильмнар төшерергә тиешбез. Безнең фильмнарны алсыннар, күрсәтсеннәр. Административ ысул белән кешеләрне кино карарга китереп булмый”, дип үз фикерен дәвам итте “Семейные хлопоты” фильмын прокатка чыгарып тәҗрибә туплаган Алексей Барыкин. В министерстве культуры прошла пресс-конференция, посвященная  Года кино “Мир” кинотеатры директоры Александр Ишимов региональ фильмнарның зур прокатка чыга алуына мисаллар китерде. “Үз халкыбызны үз фильмнарыбызны карарга өйрәтә алсак, Россия кинопрокаты турында сүз башлар идек диде ул. Башта дулкын, Якутиядәге кебек, регионның үзендә үтәргә тиеш – аннары Россиягә чыга ала”, диде ул. Матбугат конференциясендә катнашучылар региональ фильмда Россия киносы йолдызы катнашса, прокатка чыгуы җиңелрәк булуын билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Владимир Вдовиченков катнашында “Байгал” фильмы төшерелә. Режиссеры – Илдар Ягъфәров. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Әлеге фильм өчен “2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисад” дәүләт программасы кысаларында 2 миллион сум акча бирелгән. Фильмны төшерү төркеме әлегә фильмның нечкәлекләрен сер итеп саклый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев