Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Диния нәзарәте Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакытын искәртә

Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан – 600 сум күләмендә билгеләнде.

("Татар-информ", Фото: архив/Рамиль Гали). 4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00 сәгаьткәгә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә, диелә бу хәбәрдә.

Ураза гаете Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6.30 сәгатьтә Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң  7.00 сәгатьтә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге 13.00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә "Рамазан Фест" дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак.

Моннан тыш, Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан – 600 сум күләмендә билгеләнде.

  • Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала. 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев