Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды 57 авыру балага хәйрия ярдәме күрсәткән

Узган 2017 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сәламәтлеге буенча хәле авыр булган 57 авыру балага хәйрия ярдәме күрсәтте. Савыгу, терелү, дәвалану, сәламәтлеген яхшырту өчен балаларның диненә һәм милләтенә карамастан Фондның шәхси башлангычы белән игелекле кешеләр ярдәм кулларын сузды. Күп балалар ДЦП белән интегә. Шунысын әйтергә кирәк, 2016 елда 39 балага ярдәм ителгән иде. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Аның кысаларында 2017 елда тулы бер башлангычлар тормышка ашырылды. Мисал өчен, Белем көнендә күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку кирәк-яраклары салынган сиксәннән артык портфель тапшырылды. Моннан тыш, бушлай кием-салым һәм аяк киеме бирү урынында 1300 кеше киенде һәм 3000 мохтаҗ кеше фонд тарафыннан махсус оештырылган хәйрия ашларында булды. Мохтаҗларны кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин итүнең иң актив вакыты Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме вакытына һәм Рамазан аена туры килде. Меңләгән кеше, унлаган социаль учреждение һәм мөселман уку йортларына 10 000 корбан ите таратылды һәм 400 гаилә азык-төлек пакетлары алды.
яңалык һәм фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев