Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Диния нәзарәтенең төп эшчәнлеге ул мәгърифәтчелек" - Рөстәм Батров

“Диния нәзарәтенең төп эшчәнлеге ул мәгърифәтчелек”, - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров "Татар-информ"да “Россия мөселманнары җәмгыятьләре: 2016 ел нәтиҗәләре” темасына оештырылган Мәскәү – Казан видеокүперендә. "Мөфти Камил Сәмигуллин Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнгәч, 2010 елда аның иң беренче карары “Хозур” нәшрият йорты булдыру турында иде. Быел гына да “Хозур” нәшрият йорты 65 төрле китап чыгарган. Шулай ук “Шура” журналы, “Умма” газеты нәшер ителә, “Азан” радиосы эфирга чыга. Быел вәгазьләр белән 100 видеоролик, Татарстан имамнары өчен 90 видеодәрес әзерләнгән. Даими рәвештә төрле мәсьәләргә багышлап түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уза", - дип әйтте Рөстәм хәзрәт Батров. Татарстан мөфтие урынбасары быел беренче тапкыр мәчетләр каршындагы курсларның укытучыларын аттестацияләү үткәрелүен дә хәбәр итте. “Моңарчы имамнар аттестацияләнсә, быел курсларда белем бирүче 1350 укытучы һәм тугыз мәдрәсәдәге 92 мөгаллимнең белемнәре тикшерелде. Бу бик зур оештыру эше”, - диде Рөстәм хәзрәт Батров. 2016 елның мөһим вакыйгаларның берсе ул Коръәннең “Казан басмасы”н яңа редакциядә чыгару булды диде Рөстәм Батров. “Бер ел ярым дәвамында эш алып барылды, чит ил галимнәре дә җәлеп ителде. “Казан басмасы”ның беренче редакциясе - мөселман дөньясында иң борынгы нәшер ителгән Коръән. Татарлар иң беренче итеп Коръәнне бастырып чыгарган. Әлеге басма бөтен дөньяда популяр булган. Бу - татар халкының бер бренды. Аннары ХХ гасыр башында Согуд Гарәбстанында да Коръәннең басма вариантлары чыга. Халыкара стандартлар, мәсәлән, битләр стандартлары, текстны урнаштыру стандартлары булдырыла. Бу стандартларга нигезләнеп һәм татарларның мәшһүр дин белгечләренең Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗәни күрсәткән хаталарны, төзәтмәләрне истә тотып, Коръәннең “Казан басмасы” яңа редакциядә чыкты. Бу вакыйга массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды”, - дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев