Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, дип яза мөфтият сайты. Утырыш эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш. Шул уңайдан үзенең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен алып баруны мөфтият ике дәүләт телендә башкарырга җыена. Билгеле, әлеге карар Татарстаннан читтәге төрле ведомство һәм партнерлар белән эш итүгә кагылмый. Киңәшмәдә республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карар кабул ителде. Россия ислам институты мөгаллимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа сынауны уңышлы үтте һәм татар теленә өч айда өйрәтү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш, Татарстанның барлык мәдрәсәләре “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин ителәчәк. Нәзарәтенең тагын бер мөһим башлангычы булып дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сүзлеген чыгару тора. Тагын мөфти эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалауны билгеләде: “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында мәгълүмати кампания оештырылачак. Ахырдан, киңәшмәдә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды. Мөфтияттә кабул ителгән чараларны тормышка ашыруны күзәтчелек итү буенча махсус эшче төркем оештырылачак. “ШК” хәбәрчесе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан әлеге карарның нәрсәгә бәйле рәвештә кабул ителүе турында сорашты. – Карар республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле вазгыятьнең шактый кискәнләшүе белән бәйле. Мөфтиятнең бу башлангычы Татарстанда туган телне саклап калуга бер өлеш кертер, шулай ук мөселманнар арасында аның дәрәҗәсен һәм әһәмиятен арттырачак, дип өметләнәм. Моңардан тыш, татар телен өйрәтү мәсьәләсендә безнең үз мәнфәгатебез дә бар: инкыйлабка кадәр Казанда 30 меңгә якын дин галимнәренең хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. – Моңа кадәр нәзарәттә багланышлар нинди телдә алып барылды? – Кәгазь эшләрен мөфтияттә рус телендә алып бардык, чөнки безнең оешма Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узган. Хәзер исә без рәсми кәгазь эшләрен ике дәүләт телендә алып барачакбыз, ә Татарстан эчендә һәртөрле хат-мөрәҗәгатьләрне бары тик татар телендә генә язачакбыз. Бу – бер. Икенчедән, мөфтият эчендә, хезмәткәрләр арасында сөйләм татар телендә барачак, тышкы элемтәләр дә, Татарстанның төрле учреждение, ведомстволары белән аралашу шулай ук татар телендә алып барылачак. Һәрхәлдә, татарча башланып китәчәк. Әлеге мәсьәләне сәясәтләштерүгә мин каршы: мөфтият үзенең эчке һәм тышкы багланышларын табигый рәвештә дәвам итәчәк, билгеле, өстенлекне татарчага биреп.    
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев