Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дини календарь - "Дини тәкъвим – 2018" дөнья күрде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тикшерелгән календарь – «Дини тәкъвим – 2018» дөнья күрде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Календарьне “Хозур” нәшрият йорты туплады һәм нәшер итте. Китап милади һәм һиҗри буенча көннәр исәбен, төбәкләр өчен намаз вакытларын үз эченә алган тәкъвим булып тора. Басмада дини бәйрәмнәрнең даталары, гакыйдә, фикһ, пәйгамбәрләр тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар, күренекле татар руханиларының биографияләре, дога кылу үрнәкләре, төрле нәсыйхәтләр урын алган, ди проект авторлары.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев