Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Динебезне Аллаһ саклый. Телебезне үзебез сакларга тиеш" - Камил хәзрәт Сәмигуллин (ӘҢГӘМӘ)

6 декабрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмгыятебездә соңгы вакытларда булган вакыйгалар уңаен­нан, матбугат җыелышы уздырып, журналистларның дис­тә­ләрчә соравына җавап бирде. Шуларның аеруча әһәмиятле тоелганнарын бераз кыскартып "Ватаным Татарстан" газетасы укучылар игътибарына җиткерә. – Сезнеңчә, мәгариф өлкә­сендәге соңгы үзгәрешләр Татарстандагы милли-дини мө­нәсәбәтләргә тәэсир иттеме? – Без элек тә белем бирү мәсьә­ләләре белән шөгыльләнә идек. Алга таба бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар биреләчәк, мил­ли-дини белем бирү күз уңын­да торачак. Беләсез: хәзер мәчет­ләребездә җомга намазлары татар телендә генә сөйләнелә. Яңа елдан соң “Без – татарлар” дигән өч айлык укулар оештырып җибә­рергә җыенабыз. Әлеге курс-укулар РИУ мөгаллим­нәре тарафыннан эш­ләнде. Дөрес, аңа әле бераз төзәтмәләр кертәсе бар. Ни өчен өч айлык дисәгез, хикмәт шунда: ел дәвамында җыеп укыту кыен. Әйтик, ир белән хатынга, татарча сөйләшергә өйрәнергә теләгән кешегә ел буе өзми-куймый сабакка килүе читен. Әүвәл бу курсны Казанның ун мәчетендә башларга җыенабыз. Дәресләр ике өлеш­тән торачак. Беренче өлеше – татарча сөйләм теле күнекмәләре бирү, ягъни аралашырга өйрәтү. Көнгә бер татарча сүз өйрәнгән сурәттә дә өч айда йөз сүз өйрәнеп була. Миңа калса, йөз сүз көндәлек аралашу өчен җитә. Икенче өлештә ислам нигезләре белән таныштыру күздә тотыла. Моның өчен шактый яхшы җирлек бар. Шактый зур мәгълүмат туплап, “Ислам дине нигезләре” дигән китап нәшер итүгә ирештек. Укыту барышында кирәк дип табылса, дәреслеккә, программага да төзәтмәләр кертелер. Әйтик, кеше бер курс узды, моның белән генә канәгатьләнми икән, андыйлар өчен чак кына катлауландырылган икенче курс булачак. Кыскасы, ихтыяҗга карап эшләячәкбез. Сораучылар күп булса, башкалабыз­ның һәр мәчетендә мондый курслар эшләячәк. Әле бит аның өеңә якын булуы, тиз генә барып җитә алуың да мөһим. Шөкер, хәзер Казанда алтмыштан артык мәчет бар. Ихтыяҗ туа икән, аларның саны тагын да артачак. Миллионнан артык кеше яши торган кала өчен күп түгел бу. Тел өйрәтү катып калган процесс түгел. Шулай итеп, мәчеттә ике мөгаллим укытачак: берсе – татар теле укытучысы, икенчесе – хәзрәт. Инде мәгариф өлкәсендәге үзгәреш­ләргә килгәндә, тел мәсьә­ләсендә республикабызда ниндидер каршылыклар килеп чыкмас дип уйлыйм. Бездә акыллы, уртак тел таба ала торган кешеләр яши. Теләсә нинди мәсьәләне чәй табыны янында хәл итеп була. – Ул дәресләрне кемнәр укытачак? Эштән чыгарылган әлеге татар теле укытучыларымы? – Аллага шөкер, филологларыбыз күп. Әлегә аларның исемнәре билгеле түгел. Бу көннәрдә сайлап алу белән шөгыльләнәбез. Сайтыбызда исем-фамилияләре булачак – күрерсез. – Мәрҗани телебезгә бик игътибарлы булган, диләр. – Тел дигәннән. Мәрҗани урыс теленә өйрәнүгә каршы булмаган. Ә менә сөйләшкәндә урыс сүз­лә­рен кыстырып сөйләүчеләрне һич өнәмәгән. Әйтик, “варенье” дип әйтмәгез, үзебездә “кайнатма” ди­гән сүз бар бит, дип нәсыйхәт бирүе теркәлеп калган. Кибет атамалары урысча язылып, татарчасы булмаса, яки өстә урысча булып, татарчасы аста урнаштырылса, ачуы чыккан. Татар фамилияләрен язганда беркайчан да “-ов”, “-ин” кушымчаларын кулланмаган. “Бара торгач, мөхәр­рәм, сәфәр айларын белүче дә калмас” дип, көн атамаларын язганда ай, ягъни һиҗри календарена гына мөрәҗәгать иткән. Нәзарәт исе­меннән без дә яңа елны Мәр­җани елы дип игълан итәргә җые­набыз. Безгә аның мирасын өйрә­нәсе дә өйрәнәсе әле. Ул – дин әһеле генә түгел, тарихчы, гарәп, фарсы телләре белгече... Ел башында нәзарәт аның мирасына багышлап конференция уздырачак. Мәрҗани – милли көрәш остасы да. Ул бик куәтле, кырыс, тәвәк­кәл кеше булган. Ислам ди­нен­дә зур абруйлы саналган шәхесләр белән дә исәп­ләшмичә, мөселман җәмәгать­че­легенә үз фикерен җиткергән. “Динебезне аңлатабыз аять белән, аң­ламаса – таяк белән”, – дип әйтергә яраткан ул. Яңа ел­ның 24 февра­лендә Мәрҗани кубогына бө­тен­россия көрәш ярышы уздыру планлаштырыла. Без болай да ел саен Чаллыда мөсел­ман яшьләр арасында милли көрәш буенча бөтен­россия ярышлары уздырып килә­без. Баш батырга зур бүләк – хаҗга юллама. Быел ярыш­ның унынчысы уздырылды инде. – Мәгариф өлкәсендәге соң­гы үзгәрешләр татар теленең сак­лануына, үсүенә зур куркыныч тудыра дип уйламыйсызмы? – Татар теле югалмаячак, үл­мәячәк. Әнә Тукай, Мәрҗа­ни­ләр­нең зур мирасы бар. Әле авылларыбыз исән-сау. Анда үзебезчә аралашалар. Шунысы кызганыч: туган телен белмәгән татар татарлыгын, милли йөзен югалта. Үземә килгән­дә, миңа татар мохитендә үсәргә туры кил­мәде. Инде менә имам, мөф­ти булып эшли башлаган беренче мәл­ләрдә бер вәгазьне әзерләү өчен бер атна вакыт китә иде. Вә­газь әзер­ләнеп беткәч, ничек чыкты икән дип, аны бабайларыбызга укып күрсәтә идем. Аллага шөкер, хәзер телем шактый шомарды. Телебезне дә яхшы гына өй­рәнеп киләм. Тел дигәннән яһүд­ләрдән үрнәк алырга мөмкин. Алар бит үле саналган телләрен йөз ел эчендә тергезде. Хәзер тулы бер дәүләт шул телдә сөйләшә, гамәл кыла. Бәл­кем бу соңгы вакыйгалар безне уятып җибәрер, балаларыбызны татар мәктәпләренә бирүгә этәргеч бирер. – Мәктәпләребездә яулык бәйләү-бәйләмәү мәсьәләсе кабат калкып чыкмасмы? Чөнки әледән-әле бу мәсьәләне куертучылар бар. – Иншалла, тыелмаячак. Чечня да бар әле. Кабат Мәрҗанине искә төшермичә булмый. “Өч нәрсә диндә юк. Тик болар – милли тел, милли гореф, милли кием динне саклый”, – дип әйтеп калдырган ос­тазыбыз. Яулык бәйләү милләте­бездә, динебездә бар. Аны тыйсалар да, тыймасалар да, без аннан баш тарта алмыйбыз. Бу – Раббы­бызның әмере. Раббыбыз бер нәр­сә кушса, без аны тыңламыйча булдыра алмыйбыз. Әйтик, намаз укымаска куштылар, ди. Әмма без моңа буйсына алмыйбыз. – Ислам финанслары һаман тормышыбызга кереп китә алмый. – Ил законнарына ислам тө­шенчәләрен кертеп җибәрүгә ирешә алмаганга, әле шактый кыенлык бар. – Ислам гимназияләре ачарга да вакыттыр инде. – Әле менә безгә “Мозаффария” мәдрәсәсе бинасын кайтардылар. Дөрес, башкалабызда “Госмания” мөселман мәктәбе бар-барын. Әмма анда бик кысан. Әле ул шәһәр читендә диярлек. Үзәктә кирәк. “Мозаффария” – үзәктә. Бинасы да шактый зур: 800 квадрат метрдан артык мәйдан били. Бәл­кем киләсе елда шунда кызларыбызны татарча укыта торган мөсел­ман мәктәбе ачып җибә­рербез. – Балаларыбызның нинди ризык белән туклануы да мө­һим. – Хәзер байтак кына мәк­тәпләрдә, балалар бакчаларында хәләл туклану бар. Ата-аналар комитеты мөрәҗәгать итә икән, “Хәләл” комитеты ярдәм итә ала. Миңа бер галим, елкы ите ашаганнарда – горурлык, сарык ите ашаганнарда йомшаклык бар, дип әйтте. “Хәзер безнең яшьләребез нигездә тавык ите ашый. Тавыктан аермалы буларак, йокларга соңа­рып ятуларын искә алмаганда, алар үзләрен тавык кебек тота: башларын күтәреп карарга, фикер йөртергә курка”, – дип көлә ул. Чынлап та, кешенең нәрсә ашавы бик мөһим. Сер түгел: хәләл – хәләлгә, хәрам хәрамга тартыла. – Татар телен укытуга зур басым булды. Киләчәктә дине­без­гә дә шундый басым булыр дип уйламыйсызмы? – Аллага шөкер, динебезне, Коръәнебезне Аллаһ саклый. Телебезне без үзебез сакларга тиеш.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев