Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дилә Булгакованың "Җыр өзелми. Моң тукталмый!" дип аталган иҗат кичәсе узачак

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, танылган җырлар авторы Дилә Булгакованың “Җыр өзелми. Моң тукталмый!” дип аталган иҗат кичәсе Уфа татар дәүләт “Нур” театрында үтәчәк. Бу хакта хәбәр театрның рәсми сайтында урнаштырылган. Иҗат кичәсе 20 октябрьгә билгеләнгән һәм ул шагыйрәнең юбилее уңаеннан оештырыла. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Дилә Булгакованы юбилее белән котларга Казаннан Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Асаев киләчәк. Концертта Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, Азамат Тимеров, Радик Динәхмәтов чыгыш ясаячак. Юбилярны котларга Италиядән танылган опера җырчысы Рафис Хөснетдинов кайтыр дип көтелә. Мәгълүмат өчен. Дилә Булгакова 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Бозаяз (хәзерге Кырмыскалы) районы Бозаяз авылында туа. Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә. Д.Булгакова төп эшеннән буш вакытларында шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Шагыйрәнең җырлары да халык арасында киң таралган. Шигырьләренә («Кыр казлары», «Сагынам», «Учларыма сал син йөрәгемне» һ.б.) композиторлар көй яза.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев