Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләттән ярдәм алучы халык категориясен кыскартырга мөмкиннәр

Президент карамагындагы Икътисади совет рәисе урынбасары Алексей Кудрин җитәкләгән Гражданлык инициативасы комитеты экспертлары (КГИ) дәүләттән ярдәм алучы халык категориясен кыскартырга тәкъдим итә. Аерым алганда, милкендә икенче торагы, яңа автомобиле, авыл хуҗалыгы техникасы яки мал-туары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтмәскә, дип тәкъдим ителә. Әлеге тәкъдимнәр комитетның “Мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү программасы хисабына социаль яклауның нәтиҗәлелеген арттыру” докладында китерелгән, дип хәбәр итә«Известия» газетасы.

Экспертлар фикеренчә, сәяси яктан әлеге карар бик авыр булачак, әмма фәкыйрьлекне бетерү өчен көрәштә бу мөһим.

Социаль пособиеләрнең яңа чарасы авыл җирлегендә яшәүчеләргә дә кагыла. Түләүләр кыскартылачак исемлеккә милкендә авыл хуҗалыгы техникасы яисә кимендә ике баш мөгезле эре терлеге булган гражданнарны өстәргә тәкъдим ителә. Бу өч яки аннан күбрәк дуңгыз, 10нан артык сарык һәм 20 дән артык куян асраучыларга да кагыла.

Шулай да иң җитди тәкъдим - пенсиянең база өлешен түләү турында. Аны шулай ук гражданнарның никадәр ярдәм кирәклеге критериеләреннән чыгып билгеләргә ниятлиләр. Бу  тулаем эчке продуктның якынча 0,9 процентын янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев