Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләтсез милләт – кимсетелгән милләт...

Дәүләтсез милләт – кимсетелгән милләт. Андый милләттә, гомерне озайтам, исән калам дигәндә, билгеле бер дәрәҗәдәге энергетика, пассионарлык яшәргә, сакланырга тиештер. Бу – беренче чиратта халыкның авангарды, милләтпәр­вәр зыялылары булу, аларның милли рух, үзаң, милли сәламәтлек сагында торып, һәрдаим дәүләтче­лек­кә омтылуы, аңа ирешү юлларын эзләве. Дәүләтчелек ул – стратегик максат. Стратегиягә ирешү өчен, беренчедән, һәрьяклап уйланылган тактика кирәк. Тактика, аңа нигезләнгән кичектергесез эшләр-хәлләр мөшкелләнеп, милләт “исәнлеге” көн кадагына чыга башлаганда исә икеләтә әһәмиятле. Бер атна элек Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае узды. Кемдер аны чираттагы “пар чыгару” дип атаса, кайбер мәгълүмат чаралары съездны, хаки­мият­нең милли хәрәкәткә яңа хәер-фа­тый­хасы, аны торгызу теләге, дип тә бәя­ләде. Миңа калса, соңгы бәяләмәдә хаклык юк түгел. Без яшәгән ил геосәясәт сазлыгына һаман да эчкәрәк кереп, Россиядәге икътисадый кризис социаль кризисны кузгатырга торганда, үзәкнең гамәлләрен, эчке сәя­сәтне фаразлау шактый авыр. Мәскәү бер-бер артлы төбәк башлыкларын алыш­тырган бүген­ге мәлдә теләсә кайсы хакимияткә таяну ноктасы кирәк. Милли республикада беренче таяныч ул, әлбәттә инде, милләт. Милли партияләр закон буенча тыелган, милләтне кирәк вакытта бары ТИҮ кебек иҗтимагый оешмалар гына активлаштыра ала. Ул-бу чыга калса, алар бу эшне башкарачак та. Тик әлеге оешмага ниндидер калкан, саклану чарасы, итәк­кә ут капканда файдалана, кирәкмә­гәндә идән астына яки караңгы чоланга алып куела торган инструмент итеп кенә карау да дөрес була алмый. Хакимиятнең милләт проблемаларын тирәнтен аңла­вы, вәзгыятькә бәйсез рәвештә аңа те­ләктәшлеге мөһим. Делегатлар – интернеттагы күп санлы фотосурәтләрдән күренгәнчә, мил­ләт бәласен һәрдаим шәхси бәла итеп кабул итеп килгән, барыбыз да белгән берничә асыл зат зыялыбызны исәплә­мәгәндә, исемнәре киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган өлкән буын вәкил­лә­ре. Рәсми даирәләр – иртәгене исәплә­мичә, маргиналга чыгарган фидакарь­ләр. Татар зыя­лы­ларының бер өлеше алардан читләш­кән икән, әлеге хәл, әйтергә кирәк, читлә­шүчеләрне дә, аларны бу адымга этәр­гәннәрне дә бизәми. Заманында республикага суверенитет алышкан, аның аша бүгенге икътисадый уңышларга китергән оешма андый мөнәсәбәткә лаек түгел. Корылтайга рәсми органнар да үз вәкил­ләрен җибәрергә тиеш булгандыр. Затлы кунакханәдә чын милләтпәр­вәрләрне җыйган чараның көн тәртибенә мөрәҗәгать итик. Җиде пункттан торган исемлеккә татарны тилмерткән, күп еллар буе чишелеш көткән проблема­ла­рыбызның барысы да сыйган дияргә мөмкин. Һәм алар һәммәсе дә диярлек милләтебезнең бүгенге тактик бурычлары үтәлгәндә исәнлегебезне гарантия­ләячәк юнәлешләр. Бары татар телен Рос­сиядә икенче дәүләт теле итәргә теләүне генә буш хыял дип атарга мөмкин. Империя традицияләре кадерләп сакланган илдә андый хәл беркайчан да булмаячак. Ә менә башлангыч мәктәптән алып, милли университетка кадәр белем системасын торгызу – артыннан көл калдырып килгән янгынны сүндерү белән бер. Биредә тагын да берничә елга соңару үлемгә тиң. Гомумиләштереп әйткәндә, көн тәртибендәге ул пунктларның күбесе сүздән конкрет эшкә күчүне сорый. Ә моның өчен, миңа калса, кайбер шартлар үтәлү үтә дә мәҗбүри. Татарның төп кимчелеге – бердәмлек булмау. Эш-гамәлләр дигәндә, Иҗти­магый үзәк белән Татар конгрессына инде күптәннән берләшеп, бер фронт булып “сугышка” керү мөмкин түгел микән? Мөмкин, дию генә аз, шулай кирәктер, мөһимдер. Һәр ике оешманың да ахыр максатлары бер дип беләм. Ул гынамы, милли хәрәкәтнең шушы ике агымына өченчесе – республикабызның аерым дәүләт институтлары, профильле чиновниклар, депутат группалары, башкалар килеп кушылса, тулы бер ташкын туар, триумвират-өчлек, үзенә күрә бер мил­ләтне коткару комитеты кебек орган яралыр иде. Милләт бәласен үзенеке иткән зыялы кавемгә инде күптән бер йодрык булып берләшәсе. Ешрак очрашып, сәгатьләр буе киңәш-табыш итәсе, һәр айга, атнага эш тәртибен билгеләп, үтәп барасы, уйланылган тәкъдимнәр белән Илбашыбызның бусагасын ешрак таптыйсыдыр. Бердәм һәм үҗәт булганда, эзлеклелек сакланганда нәтиҗәләр көттер­мәс иде. Татар зыялылары инкубаторы – Милли университет зарурлыгын да Илбашыбызга шул “комитет” исбатлап бирергә тиештер, дип уйлыйм. Думада БДИга каршы бер кәлимә сүз күтәрмәгән депутат­ларның безгә кирәк яки кирәкмә­гәнлеген дә. Кыскасы, дәүләтчелек дигән түгәрәк бәхеткә тиенә алмаган тәкъдирдә дә көрәшә тору – милләтнең бердәнбер котылу чарасы ул.

Наил Шәрифуллин

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев