Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дәүләтсез халык ятим бала шикелле" - Разил Вәлиев

Кимчелекләр булса да, Совет чорында, Сталин чорында Татарстанның автономия булуы тарих күзлегеннән караганда зур адым. ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә тарихчы билгеләп үткәнчә, бүгенге Татарстанның дәрәҗәсе дә шул чордагы вакыйгаларга бәйле. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә: “Мин әле дә шаккатам: патшасыз, дәүләтсез халык ничек итеп үз-үзен саклап кала алды икән. Татарның һәрвакыт бөек шәхесләре булган һәм алар безнең дәүләтебезне алыштырган. Дәүләтсез халык — ул ятим бала шикелле. Ятим бала һәрвакытта әтисен сагына, әтисен көтә, әтиле булып яшәүчеләргә кызыга. Безнең милләт тә шулай әтиле булып, дәүләтле булып яшәргә кызыгып гомер иткән”, - диде Разил Вәлиев. Аның фикеренчә, 1920 елда ТАССР оешканнан соң, бик зур мөмкинлекләр ачыла. “Хәтерлим, 1920-1930 елларда мәктәптә укыган, шул заманда яшәгән кешеләр: руслар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә татарча рәхәтләнеп сөйләшә иде. Чөнки ул вакытта бик күп мәктәпләрдә татар теле укытылган һәм дәүләт органнары да ике дәүләт телендә — татарча һәм русча эшли башлаган. Беркетмәләр дә, документлар да, белдерүләр дә — һәммәсе ике телдә булган. Шуңа да без 1990 елда ике декларация кабул иткәндә ике дәүләт теле игълан итеп, без яңалык ачмадык”, - ди депутат. Шулай булуга да карамастан, ул еллардагы тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев