Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе "Бердәм кайнар линия көне" уздыра

Ел азагында күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм, гомумән, күчемсез милек белән бәйле башка килешүләр буенча мөрәҗәгатьләр арта. Шул уңайдан, 6 декабрьдә 6.00-12.00 сәгатьләрдә Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе “Бердәм кайнар линия көне” уздыра. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкны кызыксындырган, борчыган барлык сорауларга Татарстанның Росреестр белгечләре җавап бирәчәк.

Казанлылар (843) 255-25-71 телефонына шалтырата ала. Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр үз территориясендәге белгечләрнең кайнар линия телефонын идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтыннан карап белә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев