Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дәүләт телләрен өйрәнүне тыя алмыйбыз"

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашу барышында шул хакта белдерде. "Сезнең белән очрашып, үзебезне борчыган сорауларга җаваплар эзлибез. Белем бирү системасында проблемалар кимеми. Алар әле мәгариф системасындагы бетмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә, минем карашка, аларның әле белем бирү процессына зыяны да бар", - диде парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларның төп вазифалары белем бирү һәм тәрбия булуын билгеләп үтеп: "Бу ике функция аерылгысыз булырга тиеш. Без хәзер БДИ һәм башка новацияләр шартларында бу эшкә механик рәвештә карый башладык", - диде. Фәрит Мөхәммәтшин тел мәсьәләсенә тукталып, кайбер милли мәктәпләр - чуаш, башкорт, татар мәктәпләре БДИның бары тик русча булуыннан авырлык тоюын яшермәде. "Гәрчә без күптеллелек, дәүләт телләре, туган телләре дип сөйлибез, бу безнең яшәү рәвеше, культура, моннан беркая китеп булмый. Дәүләт телләрен өйрәнүне тыя алмыйбыз! "Әти-әниең телен өйрәнмә, бар, подвалда качып кына факультативта өйрән" дип ничек әйтик. Советлар заманында өйрәндек инде шулай татар телен, онытып бетердек. Бу сораулар җәмгыятьне борчый. Хәзер безнең министр бу мәсьәләләр белән Мәскәүдә, Мәгариф министрлыгында очраша. Уртак тел табарбыз, балаларны баланслы укытуга ирешербез дип уйлыйм. Татарстанда, педагоглар ярдәме белән, рус теле белеме буенча югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Бердәм дәүләт имтиханын бик яхшы тапшыралар. Безнең күрсәткечләр башка рус төбәкләренә караганда югарырак та әле. Татарлар, чуашлар, марилар, мордвалар да яхшы тапшыра. Бу үзең яши торган территориядәге башка телләрне өйрәнүгә, көндәшлеккә сәләтлекне арттыруга комачау итми. Моннан кемгә начар булган әле?" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев