Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Татарстан Рәссамнар берлеге юбилей күргәзмәсе ачыла

1 декабрьдә республиканың Дәүләт сынлы сәнгать музее Сәнгать галереясында Татарстан Рәссамнар берлегенең 80 еллыгы уңаеннан юбилей күргәзмәсе ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәссамнар берлеге 1936 елда Казан шәһәрендә оештырыла. Сигез дистә ел дәвамында ул үз эшчәнлеге белән Россиядәге иҗат берләшмәләре арасында әйдәп баручыларның берсе булып җитешә. Республиканың иҗат берләшмәсе башында Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Виктор Куделькин, Әнәс Тумашев, Васил Маликов кебек олпат рәссамнар тора.

Юбилей күргәзмәсендә төрле буын һәм төрле юнәлештә эшләүче рәссамнарның, сынлы сәнгать осталарының, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан сәнгать уку йортлары чыгарылыш укучыларының эшләрен күреп булачак. Бүгенге көндә В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының Казан филиалы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Россия сәнгать академиясе остаханәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада зур иҗади төркем формалашып килә.

Күргәзмәдә заманча сәнгатьнең барлык чагылышын күреп булачак: графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын алачак. Татарстан Рәссамнар берлегенең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган юбилей күргәзмәсе 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев