Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт советының 28нче утырышы парламентыбыз тарихында иң кыскаларының берсе булып истә калыр кебек...

Депутатларыбыз көн тәртибенә кертелгән ике дистә мәсьәләне төшке аш вакытына хәл иттеләр дә куйдылар. Тикшерелгән закон проектлары, нигездә, гамәлдәге законнарны  федераль законнар белән тәңгәлләштерү һәм редакцияләү рәвешендә иде. Хәер, утырыш башында бер яңалык көтә иде: депутатлар ТР Премьер-министрының беренче урынбасарын расладылар. Ул – моңа хәтле Казан мэрының беренче урынбасары булып эш­ләгән Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин иде. Кандидат турында Премьер-министр А.Песошин кыскача гына мәгълүмат бирде үзе. Өстенлекле юнәлеш­ләрне билгели белүче, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы дип бәяләде. Ә журналистлар арасында: “Кандидат татарча белми икән...” – дигән  пышылдашулар китте. Туфан абый Миң­нуллин исән-сау булса, Рөстәм әфәндедән: “Ике дәү­ләт телен дә беләсеңме?” – дип сорамый калмас иде, әлбәттә. Кандидатны со­раулар биреп тә тинтерәт­мәделәр. Бары тик депутат Хафиз Миргалимов кына аңа өмет­ләр баглап халык гозерен җит­керде. Ягъни мәсәлән, мохтаҗ­ларны торак белән тәэ­мин итү, торак-коммуналь ху­җалык тармагында хезмәт күр­сәтү, керем­нәр артмаса да, тарифларның даими үсә баруы халыкны бик борчый, бу мәсь­әләләрне хәл итү Премьер-министры урынбасары эшчән­легендә беренче урынга куелырга тиеш. Хафиз иптәш фикерен хуп­лау­чы да, каршы килүче дә булмады.   Аның каравы торак,  ТХК белән бәйле закон проектлары көн тәр­тибендә бар иде. Шуларның берсе белән җир һәм милек мөнә­сәбәт­ләре министры Азат Хамаев таныштырды. ТР Җир ко­дексының 33 нче маддәсенә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең берсе, документта язылганча, “намуссыз застройщик­лар” га­мәл­ләреннән (гамәл кылмауларыннан) зыян күргән граж­даннарның – күпфатирлы йортлар төзүдә өлешле кат­нашу­чыларның хокукларын яклау чараларын күрү өчен шәхси йортлар һәм (яисә) күпфатирлы йорт­лар төзү”не күз алдында тота иде. Закон теле биг­рәк катлаулы инде! Моңа өстәп “намуссыз застройщиклардан һәм Татарстанда теркәлгән финанс-кре­дит һ.б. оешмалардан зыян күр­гәннәргә  ярдәм күрсәтү турында да язылган. Ярдәм ни кыя­фәттә булыр – ул хакта тә­гаен генә бер сүз дә әйтелмәде. “Тәгаенләүне” закон кысасында кабул ителгән төрле карарларда күрербез. Тагын бер закон проектында җирле үзидарә органнарына йортлар төзелеше белән бәйле төзелеш кооперативларының эшләрен тикшереп тору вәка­ләтләре бирү турында язылган. Моннан тыш, закон проекты күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкә­сендә дәүләт тикшереп торуын күз алдында тота. Тагын ике закон проекты, гади генә әйтсәк, сәрхушләр язмышына кагыла иде. Эчкече дә – кеше, шуңа күрә аңа да дәүләт ярдәме кирәк, ягъни закон проектында язылганча “исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга”, үзебезчә гади генә әйтсәк, аягында басып тора алмас хәлгә җиткән һәм өенә кайту юлын онытканнарга махсус  уч­реж­дениеләрдә хезмәт күр­сәтә­чәкләр. Бу –  айныткычлар кире кайта ди­гән сүз. Бүген “махсус уч­реж­дениеләр 9 муниципаль бе­рәм­лектә бар икән, шундый тагын 2 урын ачу күздә тотыла. Исерекне айныту эше муниципаль берәм­лекләргә йөкләнгән һәм аларга республика бюджетыннан акча кү­че­ре­ләчәк. Кыска гына утырыштан истә калганнар менә шулар. Хәер, депутат Миргалимовның рәнҗүле бер чыгышын онытып җибәрә язганмын. Ул чыгыш “Үлемсез полк” дигән бик гыйбрәтле урам йөрү­ләргә берәр статус бирү турында иде. Хикмәт шунда: депутатыбыз урамга Сталин портретын күтәреп чыккан булган һәм хокук сакчылары аны: “Ник бу рәсемне алып чыктың? Сталин синең туганыңмы, әллә бабаң­мы?” – дип аптыраткан. Әле КПРФ байрагына да бәй­ләнгәннәр. Х.Миргалимов фикеренчә, “Үлем­сез полк” өстән кушып түгел, халык теләге-ихтыяры белән туган күркәм бер чара, аны халык тудырды. Шуңа күрә аны чикләргә түгел, ә статусын билгеләү өчен нинди дә булса хокукый актлар кабул итәргә кирәк.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев