Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре бүген "Автомобильсез йөрү көне" бөтендөнья акциясенә кушылды

Алар бер көнгә автомобильләреннән баш тарттылар дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Акциянең максаты ягулыктан файдалана торган машинадан баш тарту, автомобильсез хәрәкәт итү ысулын пропагандалау һәм җәмәгать транспортын куллану. Урта класслы автомобиль һәр 40 чакрым саен 500 грамм зарарлы газ бүлеп чыгара.

Россиядә беренче тапкыр Автомобильсез йөрү көне 2008 елда билгеләп үтелгән. Шулай ук Казан да берничә тапкыр бу акциягә кушылды. Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов акцияне хуплап, эшкә велосипедта килгәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев