Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дәүләт шәхси балалар бакчаларына да ярдәм итәргә тиеш" - Валентина Матвиенко

Россия хакимиятендә 2018 елдан 3 яшьтән кечкенә балалар өчен ясле төркемнәре булдыру белән җитди шөгыльләнәнергә ниятлиләр. Бу хакта Федерация Советы  спикеры Валентина Матвиенко палатаның көзге сессиясенә багышланган матбугат конференциясендә җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Сенатор 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен бакчаларда урыннар булдыру проблемасы, тулаем алганда, ил буенча чишелсә дә, әмма 3 яшькә кадәргеләрен мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өстендә эшләргә кирәклеген, чөнки яшь, актив әниләр бала тәрбияләүне эш белән бергә алып барырга тели, дип билгеләп үтте. "Минем уйлавымча, шәхси тәкъдимнәрне истә тотарга һәм күбрәк зур булмаган шәхси балалар бакчалары, ясле төркемнәре ачуга ярдәм күрсәтергә кирәк. Дәүләт шулай ук шәхси бакчаларга ярдәм итәргә тиеш. 2018 елдан без бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнәчәкбез", - дип җиткерде ул. Сенатор шулай ук ясле төркемнәренә балаларны урнаштыру формасы бик төрле булырга мөмкин, дип белдерде. "Мин берничә уку йорты мисалын китерә алам. Аларда ясле төркемнәре укытучы-әниләр, студент-әниләр балалары өчен булдырылган", - диде ул һәм өстәп, шундый төркемнәр эшче кадрларга кызыксынучанлык булган кайбер предприятиеләрдә дә булуын җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев