Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт программасы ярдәмендә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге "Ислам мәдәният үзәге"ндә Лекотека ачылды (фото, видео)

Дәүләт программасы ярдәмендә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге “Ислам мәдәният үзәге”ндә Лекотека проекты тормышка ашырылу дәүләтнең диннән аерым булмавы турында сөйли, дип саный Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. Бу хакта ул Казанның Мәрҗани мәчетендә Лекотека ачылу тантанасында хәбәр итте. “Динебездә дә шул кешеләр, балаларыбыз да Хөкүмәт кешеләре. Безнең ватаныбыз бер, илебез бер. Бүген Хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттә эшләгән очракта, ул безгә ярдәм кулы суза, без дә үзебезчә аларга эшләрендә уңышлар теләп догалар кылабыз. Бүгенге вакыйга ул диннең дәүләттән аерылмаган булуын күрсәтә торган үрнәк. Киләчәктә дә безнең уртак проектларыбызны оештырырбыз дип уйлыйм”, - диде Мансур хәзрәт. Лекотека проектының максаты - сәламәтлекләре чикләнгән балаларга һәм аларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү. Лекотека беренче чиратта сөйләмдә тайпылышлары булган һәм аралашудагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәр дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен грантлар тапшыру карарын раслады. Шушы грант ярдәме белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге “Ислам мәдәният үзәге” Лекотека проектын тормышка ашырды. Әлегә проект эшен башлый гына. Шуңа күрә төркемнәрдәге балалар һәм тәрбиячеләр саны әлегә билгеләнмгән. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Лектотека ачу инициативасы монда өч-дүрт ел элек оештырылган балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләреннән булды, ди. “Хәзер кайбер кечкенә балаларның телләре ачылып китми. “Р” авазы урынына “л” авазын әйтеп, алар яхшы сөйләшеп китә алмый. Әтиләр-әниләр балаларын әллә кайларга логопедларга йөртергә мәҗбүр. Хөкүмәт программасы барлыгын ишетеп, без бу мәсьәләне чишү өчен мөрәҗәгать иттек”, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. Лекотекага Мәрҗани мәчете балалар бакчасына йөрүче балалар да, шәһәрдәге башка сабыйлар да килә алачак. Хәзрәт әйтүенчә, балаларны татарга, руска аеру булмаячак. “Теле ачылып китсен өчен без балаларга Коръән дә өйрәтәбез”, - диде Мансур хәзрәт. Яңа үзәкнең монда оештырылуы, аның балалар бакчасы белән бер урында булуы белән уңайлы. Ата-аналарга барлаларны телне ача торган курсларга аерым җирләргә йөртергә кирәк булмаячак. “Алла шөкер, мәчетебезнең мәдрәсәсе дә, балалар бакчасы да бар. Хөкүмәттән дә ярдәм, халыкның үзенең дә бу мәсьәләдә ихлас булуы сөендерә. 1767 елда нигезләнүеннән башлап, Мәрҗани мәчете хәйрия эше белән шөгыльләнгән. Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете каршында ярлы кешеләрнең балаларын укыта торган мәдрәсәләр булган. Тарих кабатлана. Шундый иҗтимагый программалар белән шөгыльләнү хәзер безнең вазыйфа. Безнең моннан тыш та программаларыбыз бик күп, әмма ирешкән уңышларда без һич тә туктап калырга җыенмыйбыз”, - ди хәзрәт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев