Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Дәүләт хезмәтендә булучылар һәм муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш" - Разил Вәлиев

Моны гамәлгә ашыру өчен яңа закон кабул итәргә кирәк. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан закон чыгару органы депутаты билгеләп үткәнчә, татар телен тарату юнәлешендә хәзер кире процесс башланды. “Милли мәктәпләр ябыла, аларның саны бик аз гына кала. Мисал өчен, Башкортстанда фәннәр татарча укытыла торган 96 мәктәп кенә калган. Кайчандыр анда мондый учреждениеләр саны йөзәрләгән иде.”,- ди парламент вәкиле. Аның фикеренчә, татар телен үстерү өчен этәргеч, ягъни мотивация җитеп бетми. “Безнең республикада “Дәүләт хезмәте хакында” закон бар. Конституция нигезендә, нишләп безнең Татарстанда бер генә кеше — бары Президент кына ике дәүләт телен дә белергә тиеш? Ник Премьер-министр, Дәүләт Советы рәисе, министрлар, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен дә белмәскә тиеш? Дәүләт хезмәтендә булган кешенең ике дәүләт телен дә белмәвен мин аңлый алмыйм. Мотивация барлыкка килсен өчен безнең барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән закон кабул итәргә кирәк”, - диде Разил Вәлиев. Ул шулай ук ике дәүләт телен белеп, моны эшендә файдаланучыларга кагылган законның да тулысынча гамәлгә ашырылмавын билгеләп үтте. “Кеше дәүләт яки муниципаль органнарга нинди телдә мөрәҗәгать итсә, аңа шул телдә җавап бирелергә тиеш, диелә законда. Әмма бу да тулысынча гамәлгә ашырылмый". Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов билгеләп үткәнчә, 2007 елда ике дәүләт телен дә белергә тиешле дәүләт органнарының реестры төзелә башлаган. “Әмма ул реестр эшләнелмәде”, - диде Рафаэль Хәкимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев