Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәттә булучыларның пенсиягә чыгуы өчен эш стажы күләме арттырылды

Моңа бәйле закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында кабул итте. Моңа кадәр дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәттә булучылар пенсиягә чыкканда эш стажы 15 ел булырга тиеш иде, хәзер исә бу срок 20 елга кадәр озайтылды. Шул ук вакытта, күчеш чоры билгеләнә һәм 15 елдан 20 елга күчү акрынлап, ел саен 0,5 елга арттыру хисабына үсәчәк. Шул сәбәпле, 20 ел стаж булу шарты 2026 елда тулысынча гамәлгә ашырыла башлаячак. Моннан тыш, дәүләт хезмәтендә булучыларның пенсия яше дә 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев