Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Думасының яңа составына Татарстанның 15 депутаты кертелгән

Бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясе 7 чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларының соңгы нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.  56/541-7 санлы карар нигезендә сайлаулар узды дип, ә аларның нәтиҗәләре дөрес дип санала.

Дәүләт Думасының яңа составына 450 депутат кергән. Исемлеккә Татарстаннан 15 депутат бар: 9ы федераль сайлау округы, 6сы бермандатлы округ буенча үткән. Алар барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән.

Федераль округтан: 1. Миңнеханов Рөстәм Нургали улы 2. Әхмәтов Марат Гата улы 3. Сидякин Александр Геннадьевич 4. Фәррахов Айрат Зәки улы 5. Чайка Валентин Васильевич 6. Богуславский Ирек Борисович 7. Гаделшин Морат Әсфәндиар улы 8. Бариев Марат Мансур улы 9. Хөснулин Равил Камил улы

Бермандатлы округтан: 10. Сибагатуллин Фатыйх Сәубән улы 11. Гыйльметдинов Илдар Ирек улы 12. Хәйруллин Айрат Нәҗип улы 13. Когогина Әлфия Гомәр кызы 14. Хәйров Ринат Шамил улы 15. Минкин Иршат Солтан улы

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев