Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Думасының Бюджет комитеты пенсия законындагы үзгәрешләрне хуплады

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты парламентның түбән палатасына пенсия законына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Закон проекты киләсе елдан башлап, пенсиягә чыгу яшен әкренләп арттыруны күздә тота. Закон проекты кабул ителгән очракта ир-атларның пенсиягә чыгу вакыты 60тан 65кә, хатын-кызларның 55тән 63 яшькә үзгәрә. Элек пенсия законындагы үзгәрешләр Россиядә пенсия күләме үсеше 2024 елга 20 меңгә кадәр (35 процентка) җитәчәк дип хәбәр ителгән иде. Пенсия реформасы эшләмәүче пенсионерларның хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Финанс министры Антон Силуанов әгәр дә тиешле реформа гамәлгә кермәсә, 12 елдан россиялеләрнең пенсиясе элек алган хезмәт хакына карата 33тән 20 процентка кадәр төшә, дип белдергән.
Татар-информ
Фото: nalog-expert.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев