Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауларда 14 партия катнаша

Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла. Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауларда 14 партия катнаша - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Яблоко», Үсеш партиясе, ПАРНАС, «Родина», «Россия патриотлары», «России коммунистлары», «Гражданлык платформасы», «Гражданлык көче», Пенсионерларның гаделлек өчен Россия партиясе, «Зеленые». Бер мандатлы округлардан 23 кеше үз-үзен тәкъдим итә. Барлыгы 6,5 меңнән артык кандидат депутатлыкка дәгъва итә. 111,6 млн тирәсе Россия гражданы алар өчен тавыш бирә ала.

“Татарстанда сайлау участоклары төгәл сәгать 8 дә ачылды һәм 20.00 дә ябылачак. Республикада барлыгы 2812 сайлау участогы эшли, шул исәптән Россия халкы күпләп яши торган 12 илдә дә быел беренче тапкыр территорияль сайлау участоклары булдырылды. Андагы сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы кандидатлар өчен тавыш бирә алачак”, - диде бүген матбугат очрашуы барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев