Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Думасы мәгълүмат системасында мәгълүмат саклауны көчәйтүче закон проек карала

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына дәүләт органнары файдалана торган мәгълүмат системаларында мәгълүматларны саклауны көчәйтү турындагы таләпләрне билгеләүче закон проектын кертү карарын имзалады. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителде, дип җиткерә "Интерфакс". “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында" федераль законның 16 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы федераль закон проектын Россия Оборона министрлыгы тәкъдим иткән. Закон проекты әлеге федераль законның 16 нчы маддәсе 5 нче бүлегендә дәүләт мәгълүмат системаларында дәүләт органнары файдалана торган башка мәгълүмат системаларында булган мәгълүматларны да саклау таләпләрен ныгыта. Шулай ук мәгълүмат системасы операторлары алдында да мәгълүмат саклау системаларының эшче хәлен тәэмин итү таләбен куя. Операторлар компьютер инцидентлары турында хәбәр итәргә бурычлы булачак. "Инцидент килеп чыгу сәбәпләрен анализлау өчен, аның нәтиҗәләре буенча мәгълүматны саклауда урнаштырылган таләпләрнең җитәрлек күләмдә булу-булмавын ачыклау өчен хәбәр итәргә кирәк", - диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев