Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын өченче, соңгы утырышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әлеге пособиене илдә даими яшәүче гражданнар алырга хокуклы. Ярдәм балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта, гаиләнең җан башына туры килгән кереме билгеле бер төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артып китәргә тиеш түгел. 2018 елда пособиенең уртача күләме – 10 523, 2019 елда – 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк. Түләүләр бер елга билгеләнәчәк. Әлеге вакыт узганнан соң, яңа гариза тапшырырга кирәк. Балага 1,5 яшь тулгач, акча бирүдән туктаячаклар. Пособиеләрне субъект хакимиятләре билгеләячәк. Шул ук вакытта, алар әлеге вәкаләтләрне җирле үзидарә органнарына да тапшыра ала.
Татар информ
фото: eskipaper

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев