Дәрдмәнднең моңарчы билгеле булмаган иҗади мирасы табылырга мөмкин

23 ноябрь, җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, “Вакыт” газетасын, “Шура” журналлларын чыгарган, ХХ гасыр башының татар шагыйре Дәрдмәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) туган көне.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис “Татар-информ” агентлыгына Дәрдмәнднең моңарчы билгеле булмаган иҗади мирасы табылачагына өмете барлыгын белдерде.

“Дәрдмәнд – татар халкының иң зур шагыйрьләренең берсе. Мин Дәрдмәндне әдәби остазым дип саныйм”, - дип саный шагыйрь.

Ренат Харис фикеренчә, Дәрдмәнд кебек зур байлыкка ия булган, шул ук вакытта үз халкынын әдәбиятының күренекле шагыйрьләре була алган шәхесләр бүтән халыкларда да бар. “Татарда андый шагыйрьләр бүтән юк. Була да алмый. Кызганыч, берәү генә. Заманасында аңардан: “Закир әфәнде, нигә бик соң яза башладыгыз”, - дип сораганнар. Ул: “Ярлы килеш мин шигырь язарга алынмадым, чөнки минем иркемне нидер буып торды. Ә акчам күп булгач, мин үземне бар нәрсәдән азат иттем, күңелем азат булды, кулны бернәрсә дә бәйләмәде, шунда гына мин шигырь язарга тотындым”, - дип җавап биргән. Ягъни рухи һәм матди яктан бәйсез килеш ул шигырь язарга алына. Дәрдмәнднең иҗаты татар әдәбияты өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия”, - диде шагыйрь.

Ренат Харис 1970 елда Дәрдмәнднең рус телендә беренче китабын чыгара. “Үзем аның шигырьләренең тәрҗемәсен ясап, аннары аларны рус шагыйрьләреннән тәрҗемә иттереп, үзем редакторлап китабын чыгардык. Аңа кадәр Дәрдмәнднең рус һәм башка телләрдә чыккан китабы юк иде. Ул әле бик үк билгеле түгел заманда, аның исеме телгә сирәк кергән, вульгар социализм шаукымнары үзен сиздергән чакта Дәрдмәндне рус теле аша дөнья укучысына күрсәтәсе килде”, - дип аңлатты ул бу эшкә тотынуының сәбәпләрен.

Ренат Харис “Дәрдмәндкә назирәләр” циклын иҗат иткән шагыйрь. “Дәрдмәнднең бер шигыренең бер юлын аласың да “Гөрләгән сулар башында уйласаң” дип башланган шигырен аласың да, “Гөрләгән сулар төбендә” дип башлап китеп, шигырь төзим”, - дип сөйләде ул.

Ренат Харис әйтүенчә, Дәрдмәнднең әсәрләре гражданнар сугышы вакытында урланып, чит илгә алып чыкканнар дигән хәбәрләр бар. Шул сәбәпле ул үзе дә, соңрак язучы Равил Бохараев та Дәрдмәнднең шигырьләрен табарга тырышып караганнар. “Әмма эзләп-эзләп тә әлегә кадәр аның яңа әсәрләрен таба алган кеше юк”, - дип аңлатты ул.

Дәрдмәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында (хәзер Башкортстанның Мәләвез районына керә) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп китә. 1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла.

1906 елның 21 февраленнән алар "Вакыт" исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10 гыйнварыннан "Шура" исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар.

Дәрдмәнд I Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камилләштерү проектларын төзи.

1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: